11 декабрь 2016 яңалыклары
-
ЕГАИС: «Кирәк дигәч, алып куйдык»
Быелның 1 гыйнварыннан аракы сатучылар өчен законнар шактый кырысланды. Хәзер зур оешмалар да, шәхси эшмәкәрләр дә алкоголь продукциясен ЕГАИС программасы аша гына сатарга тиеш. Хәер, аракы гына түгел, ә сыра, сидр, пуаре, медовуха сатучыларга да кагыла бу. Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасын кыскартып ЕГАИС дип атыйлар. Халык телендә әйтсәк, алкоголь...
-
Утын әрдәнәсе
Бала чагымда кышкы салкын көннәрдә тимер мичебез янында әвәләнергә ярата идем. Аның өстендә бәрәңгенең ваклап туралганы да, йомры, кабыклы-чикмәнлесе дә, хәтта бәрәңге коймагы да пеште. Чи тал утыны кызып яна башлагач, тимер мич өсте кып-кызыл була иде. Кичен кече учак өстендәге казанда кысыр - итсез, ярмасыз, кайсы вакыт тозсыз да...
-
“Кыш бабайдан биш бүләк” акциясе бара
Сабый чактан ук Яңа елны могҗизалар алып килүче буларак күзаллыйбыз. Әнә, өч атка җигелгән тарантаста зур гәүдәле, ап-ак сакаллы Кыш бабай, бураннар туздырып, бәс сарган урман эченнән килеп чыга да, тылсымлы таягы белән селтәнеп җибәрүгә бар дөнья сихри матурлыкка чума. Ә аркасына аскан капчыгында ниләр генә юк аның... Ә бүләкләре...
-
Коррупциягә каршы халыкара көрәш көне уңаеннан мәктәпләрдә күптөрле чаралар узды
*Коррупциягә каршы халыкара көрәш көне уңаеннан Зур Сәрдек гимназиясендә "Ришвәт - нәрсә ул?", "Законнарны беләсеңме?", "Намус кушканча яшәү" темаларына сыйныф сәгатьләре уздырылган, "Коррупциягә - юк" мәгълүмат стенды яңартылган. *Югары Арбаш урта мәктәбендә югары сыйныф укучылары өчен коррупция темасына багышланган сыйныф сәгатьләре үткәрелгән, ә башлангыч сыйныфлар "Коррупциягә урын юк" дигән темага...
-
Коръән ашына авыл имамы урынына башка мулланы чакыртсаң – штраф?!
Газета укучыбыз, әгәр дә Коръән ашына авыл имамы урынына дини йолаларны белүче башка бер авылдашыбызны чакырсак, 50 мең сум штраф түләтәчәкләр икән дип ишеттек, бу дөрес хәлме, дип борчылып шалтыратты. Аның соравына ачыклык кертү ниятеннән, без Татарстан мөфтие урынбасары, «Гаилә» мәчете имам хатибы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән элемтәгә кердек. -...
-
Реклама бирүчеләр игътибарына!
Белдерүләрегезне "Хезмәт даны" газетасы сайтына (kukmor-rt.ru) кую өчен бирә аласыз. Реклама бүлегендә баннер урнаштыру бәясе - 200 сум, 15 сүзгә кадәр юллы реклама, белдерүләр - 80 сум,котлаулар, реклама хокукындагы һәм юбилей турындагы мәкаләләр - 500 сум. "Танышу" рубрикасына урнаштыру - 200 сум. Фото: filefastovik.com
-
«Татар җыры»нда 400 мең сумлык костюмны кем киячәк?
Быелгы «Татар җыры» фестиваленең үзенчәлеге нәрсәдә? Чараның бюджеты күпме? Иң кыйбатлы костюм ничә сумга төшкән? Быелгы номинантлар арасында кемнәр бар? «Татар җыры»на багышланган матбугат очрашуында башкала журналистлары оештыручыларга әнә шул сорауларны юллады. «Татар җыры» фестивале «Барс Медиа» татар медиагруппасы тарафыннан 17нче ел рәттән үткәреләчәк. Медиагруппа президенты Камил Гәрәев фикеренчә, фестиваль...
-
Кукмаралылар, “Ел эшмәкәре: Алтын йөзлек -2016” конкурсында катнаша аласыз
Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы агымдагы елның 20 декабренә кадәр "Ел эшмәкәре: Алтын йөзлек -2016" дигән конкурс үткәрә. Конкурста http://100rt./ сайтында анкета тутырган һәр эшмәкәр катнаша ала. Җиңүчеләр ачык тавыш бирү юлы белән сайлап алыначак. Конкрет эшмәкәр өчен теләгән һәркем үзенең тавышын бирә ала. Республиканың 100 иң яхшы эшмәкәрен бүләкләү тантанасы...
-
Соңлап килгән бәхет
Хәлим белән Заһид бер чишмә суын эчеп, авыл урамының мамыктай йомшак тузанында ялан тәпи йөреп, әти-әниләренең чапкан печәннәрендә бергә тәгәрәп үстеләр. Үсеп, кул арасына керә башлауга, урман, болын печәннәрен бергә чабарга йөрделәр. Колхоз фермасындагы сарыкларга, бәкәйләргә урманнан юкә миллеге җыю дисеңме, бәрәңге алган вакытта, капчыкларга тутырылган бәрәңгене ат арбасына төяп,...
-
Янгында биш кеше һәлак булган (ФОТО)
Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә производство базасында янгын чыгып, биш кеше һәлак булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Төзүчеләр бистәсендәге Үзәк урамда урнашкан базада янгын чыгуы турында хәбәр "Глонасс 112" системасы буенча 4.55 сәгатьтә килеп ирешә. Янгын 6:56 сәгатьтә сүндерелә. Янгын...
-
Янил мәктәбендә хәйрия ярминкәсе узган
Гаиләләре авыр хәлдә калган һәм опекунлыкка алган бала тәрбияләүчеләргә матди ярдәм күрсәтү йөзеннән, хәйрия ярминкәсе оештырдык. Беренче көнне 5-8 сыйныфлар, икенче көнне 9-11ләр һәм башлангыч сыйныфлар үзләре пешереп алып килгән тәм-томнар белән сату иттеләр. Бу көннәрдә укучыларның шатлыклары эчләренә сыймады. Беренчедән, өйдән тәмле әйбер алып килү күңелле булса, икенчедән, үзеңнең...
-
Бергәлеккә мәдхия
Төнлә уянып киттем, Нигә уяндым әле? Башка вакытта да уяныла: йә берәр җир авырткан була, йә колакка читтән тавыш бәрелә, йә хатынның кулы тиеп китә. Ә бу юлы? Сәбәпсез берни булмый бит бу дөньяда. Мөгаен, туып килгән көннең мәшәкатьләре безнең бүлмәгә килеп кергәннәрдер дә, мин шуларның авырлыгын тоеп уянганмындыр. Башка...