Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Янгында биш кеше һәлак булган (ФОТО)

Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә производство базасында янгын чыгып, биш кеше һәлак булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Төзүчеләр бистәсендәге Үзәк урамда урнашкан базада янгын чыгуы турында хәбәр "Глонасс 112" системасы буенча 4.55 сәгатьтә килеп ирешә. Янгын 6:56 сәгатьтә сүндерелә. Янгын...

Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә производство базасында янгын чыгып, биш кеше һәлак булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Төзүчеләр бистәсендәге Үзәк урамда урнашкан базада янгын чыгуы турында хәбәр "Глонасс 112" системасы буенча 4.55 сәгатьтә килеп ирешә.

Янгын 6:56 сәгатьтә сүндерелә. Янгын сүндерүдә 68 кеше катнаша. Янгыннан якынча 100 квадрат метр мәйдан зыян күргән. Коткаручылар җиткергән мәгълүмат буенча, янгында алты кеше зыян күргән: дүртесе хастаханәгә озатылган, икесе медицина хезмәтенә мөстәкыйль рәвештә мөрәҗәгать иткән.

Башта өч кешенең һәлак булуы мәгълүм булган иде, коткаручылар соңрак хәрәбәрләр астыннан тагын ике кешенең гәүдәсен тапкан.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев