Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Соңлап килгән бәхет

Хәлим белән Заһид бер чишмә суын эчеп, авыл урамының мамыктай йомшак тузанында ялан тәпи йөреп, әти-әниләренең чапкан печәннәрендә бергә тәгәрәп үстеләр. Үсеп, кул арасына керә башлауга, урман, болын печәннәрен бергә чабарга йөрделәр. Колхоз фермасындагы сарыкларга, бәкәйләргә урманнан юкә миллеге җыю дисеңме, бәрәңге алган вакытта, капчыкларга тутырылган бәрәңгене ат арбасына төяп,...

Хәлим белән Заһид бер чишмә суын эчеп, авыл урамының мамыктай йомшак тузанында ялан тәпи йөреп, әти-әниләренең чапкан печәннәрендә бергә тәгәрәп үстеләр.

Үсеп, кул арасына керә башлауга, урман, болын печәннәрен бергә чабарга йөрделәр. Колхоз фермасындагы сарыкларга, бәкәйләргә урманнан юкә миллеге җыю дисеңме, бәрәңге алган вакытта, капчыкларга тутырылган бәрәңгене ат арбасына төяп, базга илтү дисеңме, комбайннан ашлык ташу - берсе дә калмады. Кыскасы, колхозда атлы эштә эшләделәр. Аларга атның да иң акыллысын җиктерәләр иде.

Сакал, мыек чыгып, егет кисәге булгач, берсе гармун тартып, икенчесе матур тавышы белән җырлап, карт-корыны сагышландырып, яшьләрне җилкендереп, җәйге матур кичләрдә, урам буйлап үтеп, кызлар җыелган җиргә, яшел болынга ашыгалар иде.

Аларга кызыгучылар күп булды. Ләкин башкалар сөйгәннәре белән капка төбендә таң аттырганда, Хәлим белән Заһид, кача-поса, колхоз идарәсендә эшләүче чибәр кыз Энҗенең тәрәзәләре янында бөтереләләр иде.

Ә бер көнне икесенең дә юллары кисеште.

-Син нишләп йөрисең монда? - диде Заһид.

-Ә син нишлисең? - дип сорау белән җавап бирде Хәлим.

-Менә уеннан кайтып барышым иде.

-Уеннан кайтканда Энҗенең тәрәзәсе янында ни калган сиңа? Кеше бакчасына, кеше өлешенә кермә. Энҗене мин беркемгә дә бирмәячәкмен. Ул минеке булачак.

Ул бу сүзгә аерым басым ясап әйтте. Тар басмада очрашкан кәҗә тәкәләре шикелле, аларның берсе дә икенчесенә юл куярга уйламады. Ләкин "сөзешүдән" тыелып калдылар.

Дәвамы "Хезмәт даны" газетасында.

Рафилә ФӘТТАХОВА, Кукмара

фото: http://www.stihi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев