Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Утын әрдәнәсе

Бала чагымда кышкы салкын көннәрдә тимер мичебез янында әвәләнергә ярата идем. Аның өстендә бәрәңгенең ваклап туралганы да, йомры, кабыклы-чикмәнлесе дә, хәтта бәрәңге коймагы да пеште. Чи тал утыны кызып яна башлагач, тимер мич өсте кып-кызыл була иде. Кичен кече учак өстендәге казанда кысыр - итсез, ярмасыз, кайсы вакыт тозсыз да...

Бала чагымда кышкы салкын көннәрдә тимер мичебез янында әвәләнергә ярата идем. Аның өстендә бәрәңгенең ваклап туралганы да, йомры, кабыклы-чикмәнлесе дә, хәтта бәрәңге коймагы да пеште. Чи тал утыны кызып яна башлагач, тимер мич өсте кып-кызыл була иде. Кичен кече учак өстендәге казанда кысыр - итсез, ярмасыз, кайсы вакыт тозсыз да булган аш кайный. Утын запасыбыз әз булганлыктан, олы мичкә үтә салкын көннәрдә генә ягыла иде.

Укыган вакытларымда мәктәптән кайтып, тамагыма капкалагач, чанамны тартып, таудан тал утыны, җәй көне уфалла арбасы белән урманнан коры куак утыны алып кайта идем. Аларны төгәл бер үлчәмдә кисеп, әрдәнәгә өеп бара идем.

Гаилә корып яши башлагач, хатыным Вәзирә белән, сөенә-сөенә урманнан әзерләп утын алып кайттык. Урманчы Җиһанша абыйның тигез әрдәнәләре кебек, утынымны лапас каршына өеп куйдым. Кыш көне кар да кертми, койма корган кебек була. Шулай каралты тирәләре буш булмый, бакча ягындагы шакмаклап өелгән тирес өемнәре дә байлык өстәп торган сыман була иде.

Чарлы авылыннан Ангелина һәм Сергей Пономоревларның да бакча каршына тигез итеп өеп куйган утын әрдәнәләре (өйләр газ белән җылытылуга карамастан) урам башына ямь биреп торды. Ул да шушы байлыкка куанып, сөенеп яшәгәндер, мәрхүм.

Мансур ХӘСӘНОВ,Татар Толлысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев