Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Янил мәктәбендә хәйрия ярминкәсе узган

Гаиләләре авыр хәлдә калган һәм опекунлыкка алган бала тәрбияләүчеләргә матди ярдәм күрсәтү йөзеннән, хәйрия ярминкәсе оештырдык. Беренче көнне 5-8 сыйныфлар, икенче көнне 9-11ләр һәм башлангыч сыйныфлар үзләре пешереп алып килгән тәм-томнар белән сату иттеләр. Бу көннәрдә укучыларның шатлыклары эчләренә сыймады. Беренчедән, өйдән тәмле әйбер алып килү күңелле булса, икенчедән, үзеңнең...

Гаиләләре авыр хәлдә калган һәм опекунлыкка алган бала тәрбияләүчеләргә матди ярдәм күрсәтү йөзеннән, хәйрия ярминкәсе оештырдык. Беренче көнне 5-8 сыйныфлар, икенче көнне 9-11ләр һәм башлангыч сыйныфлар үзләре пешереп алып килгән тәм-томнар белән сату иттеләр. Бу көннәрдә укучыларның шатлыклары эчләренә сыймады. Беренчедән, өйдән тәмле әйбер алып килү күңелле булса, икенчедән, үзеңнең ризыгыңның сатылуын күрү икеләтә бәхет иде. "Тамчыдан күл җыела", дип бик дөрес әйткәннәр борынгылар. Укучылар һәм укытучылар туплаган акча ике гаиләгә тапшырылды.

Динә ХИСМӘТОВА, 6 сыйныф

фото: http://gimn.chernyahovsk.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев