Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бергәлеккә мәдхия

Төнлә уянып киттем, Нигә уяндым әле? Башка вакытта да уяныла: йә берәр җир авырткан була, йә колакка читтән тавыш бәрелә, йә хатынның кулы тиеп китә. Ә бу юлы? Сәбәпсез берни булмый бит бу дөньяда. Мөгаен, туып килгән көннең мәшәкатьләре безнең бүлмәгә килеп кергәннәрдер дә, мин шуларның авырлыгын тоеп уянганмындыр. Башка...

Төнлә уянып киттем,

Нигә уяндым әле?

Башка вакытта да уяныла: йә берәр җир авырткан була, йә колакка читтән тавыш бәрелә, йә хатынның кулы тиеп китә. Ә бу юлы? Сәбәпсез берни булмый бит бу дөньяда.

Мөгаен, туып килгән көннең мәшәкатьләре безнең бүлмәгә килеп кергәннәрдер дә, мин шуларның авырлыгын тоеп уянганмындыр.

Башка көнне дә алар хатын белән икебезнең өскә төшкәннәрдер. Бүген бит мин берүзем ятам. Хатынны больницага салган идек.

Йа-а-а, дөнья, гомер буе йорт, гаилә мәшәкатьләрен берүзе күтәреп, төннәрен шуларның буласы авырлыгыннан уянып китүче тол хатын, тол ирләргә көч, сабырлык һәм дә өмет бир.

Йа-а-а, дөнья, синең мәшәкатьләреңне гомер буе икәү бергә күтәреп яшәсәк иде.

Илдар НИЗАМОВ, "Ватаным Татарстан" газетасыннан

фото: http://tbn-tv.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев