Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ялган хәмер гүргә кертә

ЕГАИС: «Кирәк дигәч, алып куйдык»

Быелның 1 гыйнварыннан аракы сатучылар өчен законнар шактый кырысланды. Хәзер зур оешмалар да, шәхси эшмәкәрләр дә алкоголь продукциясен ЕГАИС программасы аша гына сатарга тиеш. Хәер, аракы гына түгел, ә сыра, сидр, пуаре, медовуха сатучыларга да кагыла бу. Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасын кыскартып ЕГАИС дип атыйлар. Халык телендә әйтсәк, алкоголь...

Быелның 1 гыйнварыннан аракы сатучылар өчен законнар шактый кырысланды. Хәзер зур оешмалар да, шәхси эшмәкәрләр дә алкоголь продукциясен ЕГАИС программасы аша гына сатарга тиеш. Хәер, аракы гына түгел, ә сыра, сидр, пуаре, медовуха сатучыларга да кагыла бу.


Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасын кыскартып ЕГАИС дип атыйлар. Халык телендә әйтсәк, алкоголь продукциясе турындагы мәгълүматлар базасы. Анда Россиядә җитештерелә торган эчемлекләр турында да, чит илдән кертелгәннәре хакында да мәгълүмат алырга була. Шул рәвешле, ялган аракы һәм акцизсыз спиртлы эчемлекләр сәүдә базарыннан юкка чыгарга тиеш.

ЕГАИСта спиртлы эчемлекнең һәр шешәсе теркәлә. Махсус сканер ялган аракыны танымый, ягъни үзе аша уздырмый. Сканерга ялган аракы тәкъдим итү хәбәре шундук үзәк базага китә. Ә моның өчен берәү дә баштан сыйпамый: сатучыга 30 мең сум күләмендә штраф салына. Кибет хуҗасына исә ул 150-300 мең сум тәшкил итә. Алай гына да түгел, эшмәкәрне лицензиясеннән дә мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Әлеге закон ялган аракы әйләнешен контрольгә алыр дип уйланылса да, аракы сатучы эшмәкәрләр өчен ул файдалы түгел. Чөнки ЕГАИСка кушылу өчен махсус программа, касса аппараты һәм сканер сатып алырга кирәк. Аның бәясе 40-50 мең сумга җитәргә мөмкин.


Эре шәһәр кибетләрендә ЕГАИСка керү эше инде төгәлләнгән. Авыллардагы 2822 ноктаның 2259ы шулай ук әлеге системага көйләнгән. Дәүләт алкоголь инспекциясенең 7 декабрьгә биргән хисабыннан күренгәнчә, бу - 80 процентны тәшкил итә.



Билгеле, ЕГАИС системасы эшмәкәрләрнең кесәсенә сукмый калмый. Шуңа күрә аларның күбесе моңа каршы. Мәсәлән, авыл кибетендә бер айга кимендә 5 шешә аракы сатып алырга мөмкиннәр. Ә шуның өчен барыбер 100 мең сумлык җиһаз урнаштырырга кирәк.

- Кирәк дигәч, алып куйдык, - ди Апас районы Карамасар авылында кибет тотучы Илдус Гатиятуллин. - Җиһаз үзе 40 мең сумга төште. Принтеры - 15 мең сум. Элек касса аппараты кирәк, дип аны алдырдылар. Хәзер кирәкми, тик ята. Монысының да кирәге калмаса, кая куярмын? Аракыны «Арыш мае»ннан алабыз. Авыл җирендә хәмер күп сатылмый. Җитмәсә, район үзәгендә «Пятерочка», «Магнит» кебек кибетләр бар. Бәйрәм көннәрендә бер тартма эчемлек сатылырга мөмкин. Көнгә ике шешә сатылган вакытлар да, бер дә сатылмаган чаклар да була. «Татспиртпром» ЕГАИС аппаратын куюда ярдәм итә ала. Әмма аның өчен аннан кимендә 50 мең сумлык спиртлы эчемлек алырга кирәк. Ә авыл кибетенә аның кадәр нәрсәгә?

ЕГАИС ничек эшли соң? Алкоголь тутырылган һәр шешәдә махсус марка бар. Анда җитештерүче, лицензия, эчемлек тутырылган дата һәм аның характеристикасы турында мәгълүмат бирелә. PDF417 штрих-коды укылмаса, аракыны ялган дип табарга ныклы нигез бар.

Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов сүзләренчә, яңа системага эшмәкәрләр инде күнегеп килә. Хәер, ЕГАИС үзе дә конкрет нәтиҗәләр бирә башлаган.

- Дөрес, системага керү шактый чыгымлы. Ялган аракы сатарга өйрәнгән эшмәкәрләр өчен бу файдага түгел. Сер түгел, аракы базарындагы 10 процент эчемлек ялган юл белән сатылды. Бизнеста калырга теләүчеләр бу чыгымнардан курыкмады, - ди Рөстәм Арсланов.


Чулпан ШАКИРОВА

чыганак: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев