Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Коръән ашына авыл имамы урынына башка мулланы чакыртсаң – штраф?!

Газета укучыбыз, әгәр дә Коръән ашына авыл имамы урынына дини йолаларны белүче башка бер авылдашыбызны чакырсак, 50 мең сум штраф түләтәчәкләр икән дип ишеттек, бу дөрес хәлме, дип борчылып шалтыратты. Аның соравына ачыклык кертү ниятеннән, без Татарстан мөфтие урынбасары, «Гаилә» мәчете имам хатибы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән элемтәгә кердек. -...

Газета укучыбыз, әгәр дә Коръән ашына авыл имамы урынына дини йолаларны белүче башка бер авылдашыбызны чакырсак, 50 мең сум штраф түләтәчәкләр икән дип ишеттек, бу дөрес хәлме, дип борчылып шалтыратты. Аның соравына ачыклык кертү ниятеннән, без Татарстан мөфтие урынбасары, «Гаилә» мәчете имам хатибы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән элемтәгә кердек.

- Никах та, балага исем кушу да, җеназа, Коръән ашы да - барлык дини мәрәсимнәр дә имам белән килешенеп эшләнергә тиеш. Имам урынына мәҗлес­кә авылда башка бер кешене чакырсалар, ул хәзрәттән рөхсәт сорарга тиеш. Ислам динендә рөхсәт алу дөрес санала. Мин яхшырак укыйм, үзем барам, мине чакырыгыз дип имамнан уздырып йөрү фитнә дип атала. Коръәндә дә, фитнәләрдән ерак булыгыз, аңардан качыгыз, диелә.

Имам ул шушы җирлекнең дин мәсьәләләрендә Аллаһ каршында, хөкүмәт, мөфти каршында җаваплы кеше. Авылда мулла булмаса, халык үз арасыннан дини мәрәсимнәр өчен җаваплы бер кешене сайлап куярга тиеш. Штрафлар турында мин төгәл генә әйтә алмыйм. Бу, бәлки, террорчылыкка каршы уйланылган Яровая законы белән бәйледер. Халыкка моны, бәлки, законга каршы килмәскә өндәү максатыннан әйткәннәрдер, - диде ул.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев