Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Без төрле, әмма бердәм

Татарстанда Сабантуй көннәре билгеле

Сабан туе июнь аенда оештырыла: язгы чәчү тәмамланганнан соң беренче шимбәдә — авылларда, бер атнадан республиканың эре шәһәрләрендә билгеләп үтелә, аннары төп бәйрәм Казанда уза.

Татарстанда быел Сабан туе һәм Каравон бәйрәме көннәре билгеле. Тиешле указлар Татарстан Республикасы Рәисе сайтында бастырылган. Бу хакта «Татар-информ» МА хәбәр итә.

2026 елда республиканың авыл торак пунктларында һәм район үзәкләрендә Сабан туе 6 һәм 7 июньдә узачак. Чаллыда бәйрәм 13 июньгә, ә Казанда 20 июньгә планлаштырылган.

2026 елда Каравон бәйрәме традиция буенча Татарстанның Лаеш районы Никольское авылында 23 майда узачак.

Каравонны республикада 1993 елдан бирле ел саен билгеләп үтәләр. Рус фольклоры фестивале 2003 елда Татарстанның дәүләт бәйрәме статусын алды.

Фото: Салават Камалетдинов/ «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев