Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Без төрле, әмма бердәм

Кукмарада «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы — Тарихта без эзлебез» исемле республика шәҗәрә фестиваленең муниципаль этабы узды

Әлеге эчтәлекле һәм җылы чарада Кукмарадан Сәлахетдиновлар, Ямаловлар, шулай ук Зур Кукмарадан Хисмәтуллиннар гаиләләре катнашты.

Гаилә — кешенең тамыры, нәсел хәтере, буыннарны тоташтыручы рухи күпер. Үткәнен белгән, ата-бабаларының исемен, хезмәтен, яшәү рәвешен кадерләп саклаган халыкның киләчәге дә ныклы була. Нәкъ менә шул кыйммәтләрне барлау, гаилә тарихына яңача күз салу максатыннан, район Мәдәният йортында «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы — Тарихта без эзлебез» исемле республика шәҗәрә фестиваленең муниципаль этабы узды. 

Әлеге эчтәлекле һәм җылы чарада Кукмарадан Сәлахетдиновлар, Ямаловлар, шулай ук Зур Кукмарадан Хисмәтуллиннар гаиләләре катнашты.

Һәр гаиләнең үзенә генә хас тарихы, үткәне һәм бүгенгесе бар. Алар жюри әгъзаларына һәм тамашачыларга нәсел шәҗәрәләрен тәкъдим иттеләр, үзләре әзерләгән милли ризыклар белән сыйладылар, гореф-гадәтләрне һәм милли костюмнарны чагылдырган иҗади чыгышлар күрсәттеләр. Катнашучыларны тыңлаган саен, халкыбызның бай рухи мирасына, гасырлар аша килгән гореф-гадәтләренә тагын да ныграк соклану хисе уяна барды.

Зур Кукмарадан Гөлфия Шәмсиева Хисмәтулла нәселе тарихы белән таныштырды:

— Әлеге конкурста без тәүге тапкыр катнашабыз, әлбәттә, дулкынлану да бар. Жюрига тәкъдим итәрлек материалларыбыз шактый. Безнең нәсел шәҗәрәсе 14 буынны колачлый, бүгенге көндә ул 289 кешене берләштерә. Моның белән без чын күңелдән горурланабыз. Нәсел агачыбыз тулыланып торсын, тамырлары нык булсын өчен яшь буынны дөрес тәрбияләргә, аларга ата-бабаларыбыз турында мәгълүмат җиткерергә тиешбез. Бүгенге чарада шулай ук милли ризыкларыбызны, борынгы эш коралларыбызны да күрсәтергә теләдек. Бабайларыбыз балта осталары, умартачылар булган, икмәк һәм башка ризыклар пешергән. Бу тарихи ядкәрләрнең барысы да безнең төп йортта саклана. Мондый конкурслар бик кирәк, чөнки яшьләрне өлкәннәр үрнәгендә тәрбияләү — мөһим бурыч, — диде ул.

Фестиваль нәтиҗәләре буенча Сәлахетдиновлар гаиләсе җиңү яулады. Алар зона этабында район данын яклаячак.

Владислав Белов, Казан дәүләт мәдәният институты доценты, жюри әгъзасы:

— Бу конкурс инде сигезенче тапкыр үткәрелә, шуңа күрә аны матур традиция дип атарга мөмкин. Ул Татарстанда яшәүче гаиләләрнең тарихын чагылдыра. Алга таба әлеге фестиваль ил күләмендә дә киңәеп китсә, бик яхшы булыр иде. Җиденче буынга кадәр нәселеңне белергә омтылу — һәр кешенең табигый теләге. Ата-бабаларыбыз бу җирләрдә яшәгән, хезмәт иткән, тормыш көткән. Аларның үткәнен өйрәнеп, буыннарга тапшыру — фестивальнең төп максаты. Кукмара һәрвакыт сокландыра: конкурсантлар бик яхшы әзерләнгән, алардан күтәренке рух, уңай энергия бөркелеп тора. Һәр гаилә үз нәселен эчкерсез һәм үзенчәлекле итеп тәкъдим итте.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев