Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Без төрле, әмма бердәм

Кукмара туган якны өйрәнү музеенда Май чабу бәйрәме оештырылды

Балалар төрле уеннарда катнашырга, көч сынашырга, мастер-класста да булырга өлгерде.

Кукмара туган якны өйрәнү музеенда төрле милләт халыкларының тарихын, гореф-гадәтләрен, милли бәйрәмнәрен өйрәнү һәм аларны яшь буынга җиткерү юнәлешендә киң колачлы эш алып барыла. Музей хезмәткәрләре балаларда туган якка, үз халкына һәм башка милләтләргә карата ихтирам хисе тәрбияләүне төп бурычларының берсе итеп куя.

Шушы көннәрдә музей коллективы район мәктәпләрендә белем алучы укучылар өчен рус халкының иң күңелле һәм күркәм бәйрәмнәренең берсе — Май чабу бәйрәмен оештырды.

Без килгән вакытта музейга Манзарас һәм Байлангар авыллары мәктәпләреннән өченче сыйныф укучылары җыелган иде. 

«2026 ел — Россиядә Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, без дә күпмилләтле район буларак, музейда барлык милли бәйрәмнәрне үткәрергә, тарихи акцияләрдә актив катнашырга тырышабыз. Гыйнвар аенда «Блокада икмәге» хәтер акциясен уздырдык. Хәзер исә рус мәдәниятен чагылдырган Май чабу бәйрәмен оештырдык. Биредә без балаларны әлеге бәйрәмгә хас йолалар, гореф-гадәтләр белән таныштырабыз, милли уеннар уйнатабыз, табышмаклар әйтешәбез һәм, әлбәттә инде, коймак белән сыйлыйбыз. Мондый чаралар балаларның дуслыгын ныгыта, төрле мәдәниятләргә карата кызыксыну уята», — дип сөйләде музей директоры Рамилә Хәсәнова.

Чыннан да, бәйрәм бик җанлы һәм күңелле узды. Балалар төрле уеннарда катнашырга, көч сынашырга, мастер-класста да булырга өлгерде. Алар Май чабуның мәгънәсе — кышны озатып, язны каршы алу икәнен дә белделәр.

Гүзәл Бикмөхәммәтова, Манзарас мәктәбенең 3нче сыйныф укучысы:

«Без бүген музейга Май чабу бәйрәменә килдек. Монда миңа бик ошады. Төрле уеннар уйнадык, мастер-класста катнаштык. Безнең мәктәптә дә Май чабу бәйрәме үткәрелде: без биедек, җырладык, коймаклар, беленнәр ашадык. Бәйрәм бик күңелле узды. Өйдә дә коймак, белен пешерәбез, аларны төрле эчлекләр салып ясыйбыз. Мин бигрәк тә шоколадлы белен яратам».

Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев