Кукмара районыннан Таңсылу Рәхимова «Татар кызы — 2026» республикакүләм бәйгесенең ярымфиналында катнашты
Катнашучылар үзләренең иҗади номерларын тәкъдим иттеләр, үзләре турында сөйләделәр һәм жюри әгъзалары белән кыска, эчтәлекле әңгәмәләр үткәрделәр.
«Татар кызы — 2026» республикакүләм бәйгесенең ярымфиналы узды. Бәйгедә республиканың алты зонасыннан 20 кыз чыгыш ясады.
Әлеге конкурста Кукмара районының Мәчкәрә авылыннан Рәхимова Таңсылу Азат кызы катнашты.

Ярымфинал ике этапта узды. Интеллектуаль этап: Казандагы Габдулла Тукай исемендәге әдәбият музеенда «Татар кызы-2026» республика бәйгесенең беренче ярымфинал көне булды.
Кызларга бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты турында тирән белемнәрен күрсәтергә, шулай ук катлаулы тормыш хәлләреннән чыгу юлын табарга һәм үз позицияләрен төгәл белдерергә кирәк иде. Интеллектуаль сынауны татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин алып барды.

Бәйгенең иҗади этабы «Сәйдәш» концертлар залында үтте.
Катнашучылар үзләренең иҗади номерларын тәкъдим иттеләр, үзләре турында сөйләделәр һәм жюри әгъзалары белән кыска, эчтәлекле әңгәмәләр үткәрделәр.
Фото: «Татар-информ» МА; шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев