Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Без төрле, әмма бердәм

Изге эшкә — бердәм адым: Туембаш авылы мәчетендә зур ремонт эшләре башкарылды

Мәчеттәге ремонт эшләре халыктан җыелган сәдакалар хисабына башкарыла.

Үткән ел Туембаш авылы халкы мәчетләрендә зур ремонт эшләре башкарды. Яңартылган дин йорты безне бик затлы, пөхтә һәм купшы кыяфәттә каршы алды. Әлеге эшләр турында авыл имамы Эльмир хәзрәт Сәетов белән әңгәмә кордык.

Эльмир хәзрәт бу җаваплы вазыйфаны 2015 елдан бирле башкара. Ул Исламны кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәне тәмамлаган, аннары Төркиядә квалификациясен күтәргән. Хәзерге вакытта читтән торып Ислам институтында белем ала. Моннан тыш, ул Минзәлә шәһәрендә дөньяви белем дә үзләштергән, автомеханик һөнәренә ия.

«Безнең иске мәчет авыл җирлеге бинасы янында урнашкан иде. Әмма 2015 елда яңа мәчет ачылгач, ул үз эшчәнлеген туктатты. Инде унбер ел дәвамында әлеге дин йорты халыкка игелекле хезмәт күрсәтә. Мәчет чагыштырмача яңа булса да, ун ел — аз вакыт түгел. Бу чор эчендә стеналар саргайды, кайбер урыннарда купкан җирләр барлыкка килде, таптала-таптала идән келәмнәре дә тузды», — дип сөйләде Эльмир Сәетов.

Мәчеттәге ремонт эшләре халыктан җыелган сәдакалар хисабына башкарыла. Тупланган акчага төзелеш өчен кирәкле чимал һәм материаллар сатып алынган, ә калган барлык эшләрне олы йөрәкле авыл халкы үз кул көче белән башкарган.

«Ремонт барышында нинди дә булса түрәләрне яки иганәчеләрне эзләп йөрергә туры килмәде. Эшне башлаганда кулда 500 мең сум акча бар иде. Әлбәттә, бу сумма гына мондый күләмле ремонтны башкару өчен җитәрлек түгел. Әмма, Аллаһка шөкер, беркем дә битараф калмады, хәтта читтә яшәүче авылдашлар да үз өлешләрен кертте. Ремонт нәтиҗәсендә фарыз залы тулысынча яңартылды: идәннәр, түшәм һәм стеналар эшләнде, тәрәзә төпләре алыштырылды. Өлкән яшьтәгеләргә уңайлы булсын өчен, йомшак эскәмияләр алынды, арка терәп утыру өчен стеналарга махсус терәткеләр куелды, батареялар капланды, яңа менбәр ясалды. Гомумән, кул тимәгән бер генә урын да калмады», — диде имам.

Мәчетне шартлы рәвештә ике катлы дип әйтергә мөмкин. Аның подвал өлешендә уку, аш-су бүлмәләре, юыну урыннары урнашкан. Биредә никах мәҗлесләре, Коръән ашлары үткәрү өчен дә мөмкинлекләр бар. Шулай ук балалар өчен тегү түгәрәге эшләп килә, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә укулар оештырыла. Моннан тыш, хатын-кызлар — көн саен, ә ир-атлар атнага бер тапкыр дини белем алырга килә. Дин йортында, чын мәгънәсендә, тормыш кайный. Атнага ике тапкыр вәгазь көннәре дә үткәрелә. Балаларның каникуллары вакытында мәчет тагын да җанлана: төрле бәйрәмнәр, чана шуулар һәм башка күңелле, шул ук вакытта мәгънәле чаралар оештырыла.

«Әлхәмделлиллаһ, мәчетебез бик күркәм төсмер алды. Әмма аның чын «бизәге» диварларында да, идәнгә җәелгән келәмнәрендә дә түгел, ә халыкның бирегә күпләп, теләп йөрүендә. Бүгенге көндә дин йортыбыз буш тормый, кешеләр бик актив килә. Алга таба да мәчетебез гасырлар буе халыкка хезмәт итәр, дип ышанам», — диде Эльмир хәзрәт Сәетов.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»; Эльмир Сәетов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев