Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Без төрле, әмма бердәм

Яңа Сәрдектә — икеләтә бәйрәм: мәчетнең 20 еллыгы һәм Авыл көне билгеләп үтелде

Яңасәрдеклеләрнең шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Сергей Димитриев та килгән иде.

Яңа Сәрдек авылында икеләтә бәйрәм булды: биредә мәчетнең 20 еллыгын һәм Авыл көнен билгеләп үттеләр.

Сәрдекбаш авыл җирлеге башлыгы Илгиз Нәбиев сүзләренә караганда, бу көнне авыл бик күп мәртәбәле кунаклар кабул итте. Алар иң элек мәчеттә җыелды, аннары зиратка барып, дога кылды. Клубта истәлекле видеоязма карадылар. Дин йортында өйлә намазы укылганнан соң, зурлап Коръән ашы үткәрелде.

Авыл көненә исә агачлар кочагында урнашкан матур болынлыкка бәйрәм иттеләр. Яңасәрдеклеләрнең шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Сергей Димитриев та килгән иде.

Бәйрәм бүләкләүләр белән үрелеп барды.
Бәйрәм бүләкләүләр белән үрелеп барды.

— Районда Сабантуйлар, Авыл көннәре үткәрелде. Сез исә аны мәчетнең истәлекле датасы белән бергә билгеләп үтәргә булгансыз. Мондый чаралар бик кирәк дип уйлыйм, чөнки аңа бар халык әзерләнә, тирә-юньне тәртипкә китерә, чистарта. Шулай итеп, авыл тагын да ямьләнеп кала. Сезнең җирлектә бик тырыш халык яши. Шуңа күрә сез бу бәйрәмгә бик лаек. Авылыгыз да матур: урамнарыгызга асфальт түшәлгән, мәчетегез дә бик күркәм. Ул яңа төзелгән кебек саклана. Әлбәттә, монда Илфат хәзрәтнең, авыл халкының хезмәте зур. Ә бу эшләр барысы да Рауил Шәйдәүләт улының башлангычы белән тормышка ашырылган. Бик зур рәхмәт сезгә! — диде ул.

Бәйрәм бүләкләүләр, матур җырлар, уен-көлке белән үрелеп барды.

Сәрдекбаш авылы халкы.
Сәрдекбаш авылы халкы.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев