Ядегәр мәктәбендә «Кукмара районының этномәдәни мозаикасы» дип аталган Халыклар дуслыгы парады узды
Мондый чаралар район халкының бердәмлеген арттыра, уртак кыйммәтләрне сакларга һәм киләчәк буынга тапшырырга ярдәм итә.
Ядегәр урта мәктәбендә оештырылган әлеге чара районда яшәүче төрле милләт вәкилләрен бер мәйданга җыеп, милли традицияләрне саклау, үстерү һәм яшь буынга тапшыру максатын куйды.
Бәйрәмдә татар, удмурт, рус, керәшен һәм мари халкы делегацияләре катнашты. Һәр милләт үзенә генә хас уникаль күнекмәләрен һәм мәдәни үзенчәлекләрен, традицион һөнәрләрен күрсәтте.

Парадтан соң кунакларга бай концерт программасы тәкъдим ителде. Сәхнәдә милли җырлар, дәртле биюләр, фольклор композицияләр яңгырады. Тамашачылар һәр чыгышны җылы кабул итеп, алкышларга күмде. Концерт чын мәгънәсендә дуслык, бердәмлек һәм үзара хөрмәт бәйрәменә әверелде.
«Кукмара районының этномәдәни мозаикасы» парады милләтара татулыкны ныгытуда, төрле мәдәниятләргә карата хөрмәт тәрбияләүдә мөһим роль уйный. Мондый чаралар район халкының бердәмлеген арттыра, уртак кыйммәтләрне сакларга һәм киләчәк буынга тапшырырга ярдәм итә.

Фото: Алия Шәймәрданова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев