Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Без төрле, әмма бердәм

Балыклыда район ифтары узды

Барлыгы 140 кешене берләштергән бу кичә авыл өчен дә, район өчен дә истәлекле һәм дәрәҗәле тантана булды.

Балыклы авылы мәчетендә район күләмендә зур һәм күркәм вакыйга — ифтар мәҗлесе узды.

Әлеге рухи чарада район башлыгы Сергей Димитриев катнашты. Мәҗлескә имамнар, районның әйдәп баручы оешма-предприятие җитәкчеләре, эшмәкәрләр һәм җәмәгать эшлеклеләре чакырылган иде. Барлыгы 140 кешене берләштергән бу кичә авыл өчен дә, район өчен дә истәлекле һәм дәрәҗәле тантана булды.

Ифтар мәҗлесе яңа сафка баскан Балыклы мәчетендә үткәрелде. Районның имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев чараны башлап, барысын да изге Рамазан ае белән тәбрикләде һәм районда дин үсешенә кагылышлы фикерләре белән уртаклашты.

— Районыбыз, Аллаһка шөкер, дини яктан ныклы һәм үсештә. Монда мәдрәсәбезнең эшчәнлеге аеруча зур әһәмияткә ия. Анда үзебезнең һәм күрше-тирә районнардан гына түгел, хәтта өлкәләрдән дә килеп белем алалар. Бүгенге көндә районыбызда 77 мәчет халыкка игелекле хезмәт күрсәтә. Бу күрсәткеч буенча без республикада икенче урында торабыз. Һәр мәчетнең ишеге ачык, үз имамы бар. Хәзрәтләребезнең фидакарь хезмәте бәяләп бетергесез. Ел саен район башлыгы исеменнән ифтар мәҗлесе оештырылу — җитәкчеләребезнең дин әһелләренә булган хөрмәте һәм аларның хезмәтен югары бәяләве билгесе. Быел исә бәрәкәт иңсен, дин йорты гөрләп торсын дигән изге ният белән Балыклы мәчете сайланды. Аллаһы Тәгалә бәрәкәтен бирсен, — диде Рәдиф хәзрәт.

Район башлыгы Сергей Димитриев чарада катнашучыларны халыкны сәламләп, изге теләкләрен җиткерде. Ул районда башкарылган эшләргә тукталып, киләчәккә булган планнар белән уртаклашты. Шулай ук чыгышында махсус хәрби операция темасын да телгә алды. Аның тизрәк төгәлләнеп, егетләрнең исән-имин туган якларга әйләнеп кайтуын, һәлак булган солдатларның якыннарына сабырлык теләде. Бу катлаулы чорда бердәм булуның әһәмиятен ассызыклады.

Мәҗлеснең аерым бер яме булып, Балыклы авылында абыстай хезмәтен башкаручы Гүзәл Хаҗиева да чыгыш ясады. Ул Кукмара мәдрәсәсен тәмамлаган, әлеге җаваплы хезмәтне өч елга якын башкара.

— Әлһәмдүлиллаһ, үткән ел мәчетебез яңартылып ишекләрен ачты. Элеккегесенә караганда күпкә матуррак, уңайлырак булды, мөмкинлекләре дә артты. Бүген дин йортыннан кеше өзелми: биш-алты төркемдә белем бирү оештырылган, балалар да, өлкәннәр дә йөреп укый. Даими рәвештә ифтарлар үткәрәбез. Моның өчен бөтен шартлар тудырылган — ике зур аш-су бүлмәсе бар. Район күләмендәге ифтарның безнең мәчеттә узуы — зур дәрәҗә, дулкынландыргыч һәм сөенечле вакыйга, — дип уртаклашты ул.

Чара дәвамында Коръән аятьләре укылды, догалар кылынды, ил-көннәрнең тынычлыгы, халыкның иминлеге соралды. Кунаклар мул табын артына җыелып, ихлас аралашты, рухи бердәмлекне тагын да ныгытты. Мондый очрашулар җәмгыятьтә татулыкны, үзара аңлашуны арттыра, дин әһелләре белән җитәкчелек арасындагы хезмәттәшлекне тагын да көчәйтә.

Балыклы мәчетендә узган әлеге ифтар мәҗлесе күңелләрдә якты хатирә булып сакланырлык, иманны ныгыта торган, бердәмлеккә өндәүче күркәм вакыйга буларак тарихка кереп калды.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев