Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Без төрле, әмма бердәм

2026 елда дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр

Алдагы еллардагы кебек үк, Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре көннәре Татарстан Рәисе карары белән өстәмә рәвештә расланачак.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте 2026 елга дини бәйрәмнәрнең рәсми календарен раслады. Календарь республика мөселманнары Диния нәзарәте сайтында чыкты.

Расланган расписание буенча, изге Рамазан ае 19 февральдә башлана һәм 20 мартта Ураза бәйрәме белән тәмамлана.

27 майда — Корбан гаете, 26 майда — Гарәфә көне, 25 июньдә — Гашура көне, 25 августка каршы төндә Мәүлид ән-Нәби була.

Алдагы еллардагы кебек үк, Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре көннәре Татарстан Рәисе карары белән өстәмә рәвештә расланачак. 

Быел Ураза бәйрәмен 30 мартта билгеләп үттеләр, ул якшәмбегә туры килде.

Республика законнары нигезендә, бәйрәм көне ял көненә туры килсә, өстәмә ял көне бирелми. Корбан бәйрәме 6 июньдә — җомга көнне узды.

Фото: Йолдыз Низамиева/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев