"Восток" җәмгыятеннән Илдус Нуриев - ашлык егуда алдынгы урыннарны алган комбайнчыларның берсе.
Без аны Югары Шәмәрдән авылы янындагы басуда печәннең икенче катын чапкан вакытта очраттык. Ул хуҗалыкта 1995 елдан бирле эшли икән, башта МТЗ-82не иярләгән. Өч ел элек "Магдон" комбайнына утырган. Механизатор техникасын мактап алды.
-Мондый комбайннар белән бер эш тә куркытмый. Бик уңайлы, бер урында җайлы гына борыла да, - диде ул. - Әлегә кадәр сынатканы юк иде, моннан соң да әйбәт кенә эшләргә язсын.
Берничә сүз алышкач, комбайнчы җитез генә кыр корабына сикереп менеп, китеп тә барды. Әйе, һәр минуты кадерле игенчеләрнең.
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев