Узып баручы ел пенсия белән тәэмин итүдә нинди үзенчәлекләре белән тарихка кереп калыр?
Үзенчәлекләрнең уңайлары да, ризасызлык тудырганнары да булды. Уңай яклары - безгә гариза кергәннән соң, пенсияләр ун көн эчендә билгеләнде һәм график буенча түләнде. Әмма декабрь аенда "Татфондбанк" белән килеп чыккан вәзгыять нәтиҗәсендә айның 13ендә пенсия алучы 350 пенсионерга пенсияләрне вакытында түләп булмады: банк алар исәбенә күчерелгән акчаларны бирә алмады. Яңа...
Үзенчәлекләрнең уңайлары да, ризасызлык тудырганнары да булды. Уңай яклары - безгә гариза кергәннән соң, пенсияләр ун көн эчендә билгеләнде һәм график буенча түләнде. Әмма декабрь аенда "Татфондбанк" белән килеп чыккан вәзгыять нәтиҗәсендә айның 13ендә пенсия алучы 350 пенсионерга пенсияләрне вакытында түләп булмады: банк алар исәбенә күчерелгән акчаларны бирә алмады. Яңа елга кадәр алар үз акчаларын ала алырлар дигән өметтә калабыз. Быелның тагын бер үзенчәлеге - 1 февральдә беренче тапкыр пенсияләр эшләүче һәм эшләмәүчеләргә бүленеп индексацияләнде. Моны бик үк дөрес дип әйтеп булмый, чөнки эшләүче пенсионерлар арасында да төрлесе бар бит: кемдер 15-20 мең сум хезмәт хакы ала, икенчеләре 5-6 мең сумга эшләп йөри, пенсиясе дә шуннан артык түгел. Бу хәл күп кенә өлкәннәрдә ризасызлык тудырды. Икенче индексация булмады. Аның урынына гыйнвар аенда һәр пенсионерга 5 мең сум күләмендә ярдәм акчасы биреләчәк. Бу сумма 16 гыйнвардан соң түләнә башлый.
Район Пенсия фонды җитәкчесе Әлфинур Сабитова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев