Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

"Күкрәгемне кисеп алыгыз", - дип елый кызым...

Арчада яшәүче 24 яшьлек Гөлия Гайфетдинова тумыштан бер кочак чир белән авырый: үзәк нерв системасына зыян килү, эпилепсия, тетрапарез, баш миенең зарарлануы, балалар церебраль параличы. Гөлиянең өянәге бик еш кабатлана. Хәтта әнисе Тәнзилә апа белән сөйләшкәндә дә, өянәге башланып, авыртуга чыдый алмыйча, җан өзгеч итеп кычкырды ул. - Гөлия 1992...

Арчада яшәүче 24 яшьлек Гөлия Гайфетдинова тумыштан бер кочак чир белән авырый: үзәк нерв системасына зыян килү, эпилепсия, тетрапарез, баш миенең зарарлануы, балалар церебраль параличы. Гөлиянең өянәге бик еш кабатлана. Хәтта әнисе Тәнзилә апа белән сөйләшкәндә дә, өянәге башланып, авыртуга чыдый алмыйча, җан өзгеч итеп кычкырды ул.


- Гөлия 1992 елның 8 сентябрендә туды. Тугач та, 7 көн комада ятты. Гөлиягә 2 яшь тулгач, әтисе үлде. Балаларымны ялгыз үстердем. Гаиләдә алар ике кыз, Гөлия - төпчеге. 10 яшенә кадәр үз аягында йөрде, башка балалар кебек үк уйнады. Тик хәзер ул урын өстендә ятарга мәҗбүр. Идәндә генә ята, чөнки караваттан егылып төшә. Бервакыт, егылып, кулбашы чыкты. Ә егылса, өянәге башлана. Өянәк вакытында көзән җыера, күкрәге авырта, кисеп ташлагыз, дип елый. Сөйләменә дә зыян килгән, кайбер сүзләрен генә аңлап була, - дип сөйләде безгә Тәнзилә апа.


Гөлиянең өянәге кайвакыт көнгә ике тапкыр да була икән. "Аның авыртуга тузә алмыйча кычкыруы әллә кая кадәр ишетеләдер. Безне белмәгәннәр "бу баланы ни эшләтәләр икән?" дип уйлыйдыр инде. Көн саен укол ясыйм, ашыгыч ярдәм чакыртам. Ул ашыгыч ярдәм тиз генә килеп җитми, аларның да эше күп. Даруларга бик күп акча китә. Без пенсия акчасына гына яшибез, акча түләүләргә, ашарга, даруларга китеп бара. Инде түзәр хәл калмагач, Гөлияне мәчеткә өшкертергә алып бардым, анда 7 сеанс үттек. Мин үзем холкым буенча сабыр кеше, тик бу хәлләр тәмам аяктан ега. Миңа хәзер 58 яшь. Организм бирешә, шикәр 23кә кадәр күтәрелә", - ди ана.


Гөлиянең чирен чит илдә дәваларга мөмкин, ләкин Гайфетдиновларның чит илләргә бару мөмкинлеге бөтенләй юк. "Хатлар язып карадык, әмма җавап алмадык. Чит илгә түгел, Мәскәүгә дә барып булмый. 2015 елның октябрендә Мәскәүдәге яхшы клиникага, тәҗрибәле табибка бардык. Ярты елдан дәваланырга килерсез, дигән иде. Тик анда бару өчен 500 мең сум акча кирәк. Безнең андый мөмкинлекләребез юк. Җырчы Лилия Муллагалиева ярдәм итү йөзеннән 29 мартта Казанда хәйрия концерты оештырырга булды. Аңа һәм концертны оештыручыларга, катнашучыларга, билет алып килүчеләргә чиксез рәхмәтләремне белдерәм. Гөлиямнең сызланулары бетсен, кызым дәвалансын иде дип телим", - диде Тәнзилә апа.


29 мартта Химиклар Мәдәният Сараенда узачак концертта Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар, Алинә Сафиуллина, Илнур Ганиев, Айгөл Бариева, Марсель Вәгыйзов, Лилия Муллагалиева, Вадим Захаров, Нурзадә, Илназ Баһ, Гүзәл Идрисова, Зөлфәт Зиннуров, Гөлнара Габидуллина, Раяз Фасыйхов, Замирә Рәҗәпова, Илдар Әхмәдуллин катнашыр дип көтелә.


Авыр хәлгә кемнәр генә калмый,
Битарафлык безне куркыта.
Тамчылардан күл җыела, диләр.
Җылы сүз дә җанны җылыта.
Тамчы-тамчы җылы җыя кеше,
Тамчылап көтә ул игелек.
Шәфкатьлелек булсын күңелләрдә.
Җирдә ятмас иде изгелек. Эльвира Сафина.


Эльвира ШАКИРОВА

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев