Гөлфия бәете
Бисмиллаһ әйтеп башладым Бу бәетнең башларын. 65кә дә җитмичә, Гүргә керде башларым. Иманлы буласым килде, Мәдрәсәгә мин йөрдем. Мәдрәсәгә гел йөреп, Күп догалар мин белдем. Онык дидем, оныклар сөйдем, Кабул булды теләгем. Шундый рәхәтлекләргә дә Түзмәде бит йөрәгем. Авыруым бик күп булды, Бик тә килде тереләсем. Бүлнисләргә бармас идем, Әгәр...
Бисмиллаһ әйтеп башладым
Бу бәетнең башларын.
65кә дә җитмичә,
Гүргә керде башларым.
Иманлы буласым килде,
Мәдрәсәгә мин йөрдем.
Мәдрәсәгә гел йөреп,
Күп догалар мин белдем.
Онык дидем, оныклар сөйдем,
Кабул булды теләгем.
Шундый рәхәтлекләргә дә
Түзмәде бит йөрәгем.
Авыруым бик күп булды,
Бик тә килде тереләсем.
Бүлнисләргә бармас идем,
Әгәр белсәм үләсен.
Улларым, булдыгыз акыллы,
Һәрчак шулай калыгыз.
Хәзер инде мин киттем,
Атагызны саклагыз.
Элгән челтәрем аклы,
Бизәкләре шакмаклы.
Минем каберләремә
Өзмәгез сез сукмакны.
Атагызның хәлләрен
Гел дә белеп торыгыз.
Бик тату, матур булдыгыз,
Гел дә шулай калыгыз.
Баганада утлар янгач,
Урамнар була якты.
Миңа дога укысагыз,
Каберем булыр якты.
Мин үлгәнне ишеткәч,
Күп кешеләр килгәннәр.
Мин китте дип еламагыз,
Бар бит әле исәннәр.
Гел җырлап, биеп кенә
Яшәп булмый дөньяда.
Кылган ялгышларым булса,
Кичерерсез, иншә Аллаһ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев