Хәбәрләр
                
                        Гаеткә рәхим итегез!
            
            
                Хөрмәтле райондашлар! Быелгы Корбан бәйрәме 1-3 сентябрь көннәренә туры килә. Корбан чалуны шушы 3 көн дәвамында башкарырга мөмкин. Бәйрәмгә багышланган гает намазы республикабыз мәчетләрендә 1 сентябрьдә үткәрелә. Елдагыча һәр мәхәлләдә мәчетләргә тәкбир әйтеп килү оештырыла. Кукмара бистәсендә алдан килешенгән туплану урыннарыннан төркемләп кузгалып китү - 3 сәгать 10 минутта. Иртәнге...
            
                        
            
            
                Хөрмәтле райондашлар! Быелгы Корбан бәйрәме 1-3 сентябрь көннәренә туры килә. Корбан чалуны шушы 3 көн дәвамында башкарырга мөмкин. Бәйрәмгә багышланган гает намазы республикабыз мәчетләрендә 1 сентябрьдә үткәрелә. Елдагыча һәр мәхәлләдә мәчетләргә тәкбир әйтеп килү оештырыла. Кукмара бистәсендә алдан килешенгән туплану урыннарыннан төркемләп кузгалып китү - 3 сәгать 10 минутта. Иртәнге намаз бу көнне 3 сәгать 45 минутта укылыр. Гает намазы - сәгать 5 .00. Ике намаз арасында - вәгазь.
 
Үзәк мәчетенә тәкбир әйтеп килү 4 юнәлештә оештырыла:
 
1."Агрохимсервис" яныннан Г.Ибраһимов урамы буенча;
 
2.Автомәктәп яныннан Степан Разин, Садовая урамнары буенча;
 
3.Беренче гимназия яныннан Степан Разин, Толстой, Пионер урамнары буенча;
 
4.Җиңү паркы яныннан Ленин, Чернышевский, Мичурин урамнары буенча.
 
Гаеткә рәхим итегез!
             
            Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
            Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
                            
                    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
                 
            
            
    
            
            
                            
    
    К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :( 
    Мы работаем над улучшением нашего сервиса
            
            
            
                            
    
                
            
            
                     
        
Нет комментариев