Җәмгыять
Дога кылганда кулларны өскә күтәрергә ярыймы? (сорау-җавап)
Укучыбыз Эльмира кызыксына: «Күптән түгел бер китапта Аллаһы Тәгаләнең урыны күктә дип уйлау - дөрес түгел дигән сүзләр укыдым. Ә бит моңарчы дога кылганда, кулларны гел өскә күтәрә идем. Аңлатыгыз әле, болай эшләү дөресме, юкмы?"
Сорауга Казан шәһәренең "Дин Ислам" мәчете мәхәлләсе имам-хатыйбы Инсаф хәзрәт Ибәтуллин җавап бирә:
"Әссәләмүгәләйкүм вә...

"Әссәләмүгәләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!
Дога кылганда кулны күккә юнәлтү һәм дога кылганнан сон биткә сыпыру пәйгамбәребез с.г.в.нең сөннәте. Халыкта шундый әйтем дә бар: "Доганың кыйбласы - күк". Ә йөзне күккә юнәлтүгә килгәндә, намаз укыган чакта - ул мәкрүһ (тыелган), дога кылганда галимнәр рөхсәт итәләр. Әмма шунысына игътибар итәргә кирәк, күккә карау - ул Аллаһы Тәгалә җисми рәвештә күктә дигәнне аңлатмый, бу фикердән ерак булырга кирәк».
Энҗе НОГМАНОВА
http://intertat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев