Муллахмәтова Гөлбостан Нурулла кызының туган көне!
Югары Өскебаш авылында яшәүче Муллахмәтова Гөлбостан Нурулла кызының 22 сентябрьдә 80 яшьлек юбилее булып узды.
Хөрмәтле кодагыебыз! Сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Көннәрең шатлык белән үтсен, кайгы-хәсрәт күрмичә, сау-сәламәт, матур тормыш итәргә язсын. Алдагы көннәреңдә дә гаилә җылысын тоеп, куанычлар белән гомер кичерергә насыйп булсын сиңа.
Туган көнең белән котлап
Телибез сиңа бүген:
Күреп яшә карт көнеңдә
Балалар игелеген.
Гомерләр үтә инде ул,
Ашкынып аккан судай.
Тик гомерең буйларында
Исәнлек бирсен Ходай.
Иң изге теләкләр белән Урта Шөн авылыннан Зөлфия, Рашит, балалар, оныклар.
Нет комментариев