Манзарас авылында яшәүче Шәрәфетдинова Фирдания Наил кызының 55 яшьлек юбилее!
Манзарас авылында яшәүче кадерле әниебез Шәрәфетдинова Фирдания Наил кызының 25 сентябрьдә 55 яшьлек юбилее.
Моңсу көзләргә ямь өстәргә теләгәндәй, табигатьнең шушы мизгелендә ярты гасыр элек дөньяга килеп, син барлык туганнарыңны сөендергәнсең. Бүген дә син – кадерле кешебез, үзеңнең тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең, олысына да, кечесенә дә син - кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче, шуңа күрә дә үзең олы ихтирам казангансың. Ходай синең барлык изге теләкләреңә, ниятләреңә дога кылып, әмин, дисен! Алдагы гомер юлларыңны шулай ук сау-сәламәт булып, күтәренке кәеф һәм туган-тумачаларың, якыннарың белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын сиңа, сөекле һәм сөйкемле кешебез!
Иң изге, ак һәм пакь теләкләр белән тормыш иптәшең, улың-киленең, оныгың.
Нет комментариев