Киндеркүл авылында яшәүче Мифтахова Зөнүбә Акрам кызының 50 яшьлек юбилее!

Яхшы күңелле, сабыр, кешелекле, ягымлы әниебез, сине олы бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Киләчәгең кайгы-хәсрәтсез булсын, һәр көн сиңа куанычлар гына китерсен, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, якыннарыңның ихтирамын тоеп, һәрчак шулай шат күңелле булып, әти белән тигезлектә озак яшәгез.
Туган көннәр ел да кабатлана,
Ләкин кабатланмый үткәне.
Бәхет-шатлык һәм тазалык белән
Килеп торсын иде көткәне.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың, кодагыең, сеңлең Алсу.
Нет комментариев