Гарипов Ринат Габделфәт улына 18 мартта 50 яшь тула

Березняк авылында яшәүче кадерле кешебез Гарипов Ринат Габделфәт улына 18 мартта 50 яшь тула.
Әтиебез! Сине чын күңелдән олы юбилеең белән котлыйбыз. Яныбызда синең кебек киң күңелле, ярдәмчел, төпле киңәшче кеше булуы белән чын йөрәктән горурланабыз. Ходай сиңа бәрәкәтле озын гомер, нык сәламәтлек бирсен. Балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, әниебез белән тигезлектә гомер итүегезне телибез.
50 яшь тулу көнең белән,
Әти, сине кайнар котлыйбыз.
Саулык-сәламәтлек, озын гомер -
Һәрберебез сиңа телибез.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Мөршидә, улларың Эльвир, Руфат, киленең Гөлчәчәк, оныгың Зилә.
Нет комментариев