Галимуллин Ислам Солтан улының 27 декабрьдә олы юбилее

Зур Сәрдек авылында гомер итүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез Галимуллин Ислам Солтан улының 27 декабрьдә олы юбилее.
Кадерлебез!Сине шәхси бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Син безнең өчен тормыш маягы, ныклы таяныч булырдай ир, балаларга сөекле әти, әнинең сөенече булган ул. Син булганда безнең көннәребез аяз, күңелләребез тыныч, тормышыбыз мул. Матур бәйрәм көнендә сиңа ныклы сәламәтлек, тигезлек, имин көннәр, эшендә уңышлар телибез. Киләчәктә балаларның, оныкларның игелеген икүреп, пар канатлы һәм гомерле булып, куанып яшәргә язсын. Фәрештәдәй изге күңелеңнән беркайчан да иман нуры сүнмәсен. Без сине яратабыз!
Ихтирам белән әниең Алянур, кызың Исламия, улың Искәндәр исеменнән тормыш иптәшең Лилия.
Нет комментариев