Зур Кукмара авылында яшәүче Җиһаншин Ринат Габделхәй улының туган көне
Зур Кукмара авылында яшәүче Җиһаншин Ринат Габделхәй улының 8 августта 60 яшьлек күркәм юбилее.
Сине юбилеең белән котлап, иң изге, матур теләкләребезне юллыйбыз.
Тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез. Алга таба да якыннарыңның күңел җылысын, туганнарыңның, дусларыңның хөрмәтен тоеп, балаларыңның бәхетенә куанып озын-озак яшәргә язсын.
Бәхетле һәм озын гомерле бул
Пар канатың булсын янәшә.
Балаларыңның игелеген күреп
Гел сөенеп, көлеп син яшә.
Михайловлар гаиләсе.
Нет комментариев