Реклама
1941 елның 22 июне халык күңелендә онытылмаслык хәтер булып яши. Илгә Җиңү китергән һәрбер солдатны, һәр райондашны без хәтерләргә тиеш. Әлеге уңайдан 21 июнь кичендә, Кукмара киез итек-киез комбинаты каршындагы һәйкәл янында, Хәтер һәм кайгы көненә багышлап, “Хәтер шәме” акциясе узды. Иң элек матәм митингы үткәрелде, аннан соң чарада катнашучылар бердәм рәвештә хәтер шәмнәре кабыздылар.