Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмарада ярминкә гөрләде

    210
    0
    0

    “Добреев” кибете яны иртәнге сәгатьләрдән үк шау-гөр килеп торды. Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган ярминкә кукмаралыларны үзенә дәште. Шул арада урамда сетка белән суган, кишер, чөгендер күтәреп кайтучылар күренде, кибет тирәсендә машиналар да берсе килеп, берсе китеп, тыз-быз йөреп торды, җыр-музыка тавышы да ераклардан ишетелә иде. Рәт-рәт булып тезелеп киткән сату нокталарында ниләр генә юк: уңган, тырыш райондашларыбызның җәе хезмәт белән үткәнлеге күренеп тора. Бакчачылар быелгы уңыштан канәгать, кайсысы белән генә аралашсаң да, “Аллага шөкер” дип җавап бирә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: