Тиз әзерләнә торган торт
Камыр өчен бер банка куертылган сөт, ике йомырка, бер стакан он, бер чәй калагы чәй содасы яки "разрыхлитель" кирәк булачак. Крем өчен 250 миллилитр каймак, бер банка куертылган сөт (вареная сгущенка) кирәк. Куертылган сөткә йомырканы салып, яхшылап болгатырга. Он белән чәй содасын да өстәргә. Юка итеп 3 корж пешерергә. Алар...
Камыр өчен бер банка куертылган сөт, ике йомырка, бер стакан он, бер чәй калагы чәй содасы яки "разрыхлитель" кирәк булачак.
Крем өчен 250 миллилитр каймак, бер банка куертылган сөт (вареная сгущенка) кирәк.
Куертылган сөткә йомырканы салып, яхшылап болгатырга. Он белән чәй содасын да өстәргә. Юка итеп 3 корж пешерергә. Алар бик тиз - 180-200 градуста 5-7 минутта пешеп чыгалар. Крем ясау өчен әзер ингредиентларны кушып болгатабыз. Өстен җиләк-җимеш белән бизәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев