Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Соң булса да уң булды!

-Мәмәширгә өлкәннәр көнен үткәрергә барабыз! - дип район ветераннар Советы рәисе Мияссәр ага Мансуров дәшкәч, аптырабрак калдым. "Исток" ширкәтенең бүлекчәсе булган авыл бит, хуҗалык банкротлыкта... Хафалану юкка булган. -Без - авырлыкларны күп кичергән буын. Шөкер, пенсияләр алып, һәрберебез гаиләләребездә кадер күреп яшибез. Авыл җирлеге башлыгы Илгиз Әхмәтҗановка рәхмәтнең иң олысы...

-Мәмәширгә өлкәннәр көнен үткәрергә барабыз! - дип район ветераннар Советы рәисе Мияссәр ага Мансуров дәшкәч, аптырабрак калдым. "Исток" ширкәтенең бүлекчәсе булган авыл бит, хуҗалык банкротлыкта...

Хафалану юкка булган.

-Без - авырлыкларны күп кичергән буын. Шөкер, пенсияләр алып, һәрберебез гаиләләребездә кадер күреп яшибез. Авыл җирлеге башлыгы Илгиз Әхмәтҗановка рәхмәтнең иң олысы - бу очрашуны үткәрүгә эшмәкәрләрне, "Исток" ширкәте хуҗаларын зур тырышлык белән җәлеп итте, иң саллы өлешен шәхсән үзе кертте, - дип сөйләп китте авыл җирлеге ветераннар Советы рәисе Мәүлит ага Гатауллин.

Муллахмәт хәзрәт, Мәликә, Рәйсә, Гөлчирә, Рауза ханымнар: " Без - капкадан узып чыкмаучыларны очраштырганыгыз өчен мең рәхмәт", - дип тәкърарладылар. Мәҗлес, авыл үзешчәннәре концертына үзеннән-үзе ветераннар кушылып китүе, авыл шагыйрьләренең бәйләм-бәйләм шигырь укулары, мөнәҗәт әйтүләре ямь өстенә ямь булды.

Мәмәширлеләрнең күңеле көр, рухлары көчле. Эшлим дигән эшен дә таба, ашлы да була. Фермер Фәйзрахман әнә пай җирләре өчен дә өлеш чыгарган, ветераннарга күчтәнәч өләшергә дә кыенсынмаган. Афәрин!

Азат САБИТОВ

фото: http://my.mail.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk