23 октябрь 2014 яңалыклары
-
Өч фатирлы ханым ни өчен бомжга әйләнгән?
Моннан берничә ел элек Мәскәүдәге фатирын сатып, Кукмарага кайткан, шул акчага биредә өч фатир алган Бану апа бүгенге көндә кайда туры килә - шунда яши. Кем гаепле аның бу юлга төшүенә? Туганда ук салынып куелган язмыш каһәреме бу, әллә үзенең ихтыяр көче булмавымы? Танышу Узган кыш дәвамында бик күренмәде ул....
-
Лубян урман-техник көллияте директоры Гобәйдуллин Мулланур Зәки улының якты истәлеге күңелләрдә озак сакланыр
Лубян урман-техник көллияте зур югалту кичерде: 21 октябрьдә кинәт кенә җитәкчебез, көллият директоры Мулланур Зәки улы Гобәйдуллинның гомере өзелде. Мулланур Зәки улы 1959 елның 2 октябрендә Лубян авылында туган. Үзенең хезмәт юлын 1979 елда Грахово урманчылыгында урман белгече буларак башлаган. Хәрби бурычын үтәп кайтканнан соң Лубян урман хуҗалыгы техникумында агач...
-
Подъездда тәмәке тартучы күршебездән зарланам
1 июньнән тәмәке тарту һәм тәмәке продукциясен сатуны чикләү белән бәйле булган Федераль закон үз көченә керде. Тиеш булмаган урыннарда тәмәке көйрәтүчеләргә штраф бәяләре шактый саллы икәнен дә беләбез. Әмма кайбер тәмәкечеләрне бернинди штрафлар да куркытмый - янәшәдә балалар, өлкәннәр бар, дип тә тормыйлар, рәхәтләнеп тарта бирәләр. Мин үзем күпкатлы...
-
Китапханәче "Шәфкать" балалары белән сәламәтлек дәресе уздырды
Район үзәк китапханәсенең уку залында "Шәфкать" тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы балалар өчен сәламәтлек дәресе узды. Китапханәче Лилия Гарипова балаларга наркотикларның, начар гадәтләрнең сәламәтлеккә ни дәрәҗәдә зыян китерүе хакында сөйләде, "Наркомания - чоңгылга илтә" дигән китап күргәзмәсе белән таныштырды. фото: http://rgiver.moy.su/news/zdorovyj_obraz_zhizni_ne_prosto_smeshnoe_slovo_z/2013-07-25-198
-
Соң булса да уң булды!
-Мәмәширгә өлкәннәр көнен үткәрергә барабыз! - дип район ветераннар Советы рәисе Мияссәр ага Мансуров дәшкәч, аптырабрак калдым. "Исток" ширкәтенең бүлекчәсе булган авыл бит, хуҗалык банкротлыкта... Хафалану юкка булган. -Без - авырлыкларны күп кичергән буын. Шөкер, пенсияләр алып, һәрберебез гаиләләребездә кадер күреп яшибез. Авыл җирлеге башлыгы Илгиз Әхмәтҗановка рәхмәтнең иң олысы...
-
Райондагы төзекләндерү эшләре салымнар хисабына башкарыла
Юллар, тротуарлар начар булудан һәм башка кимчелекләрдән зарланырга, җитәкчеләрне гаепләргә, таләп итәргә яратабыз. Ә бит төзекләндерү эшләренең район бюджетына кергән салымнар хисабына башкарылуы мәгълүм. "Салымнарыңны түлә дә, тынычлап йокла!" дигән әйтем тормышыбызга тирән үтеп керсә дә, түләмичә дә тыныч күңел белән яшәп ятучылар байтак шул әле. 10нчы районара салым инспекциясенең...
-
Кукмара дзюдочылары Татарстан беренчелегеннән җиңү белән кайтты
"Зилант" спорт мәктәбендә шөгыльләнүче егетләр дзюдо буенча Татарстан беренчелегендә катнашып кайттылар. Айрат Шәңгәрәев (81 килограммлы үлчәү авырлыгы) - икенче урынны, Ленар Шәйфетдинов (46 килограмм) - өченче, Илназ Закиров (55 килограмм) бишенче урыннарны алдылар. фото: http://uraz-lizeum.my1.ru/news/sorevnovanija_po_dzjudo/2011-11-21-357