Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Лубян урман-техник көллияте директоры Гобәйдуллин Мулланур Зәки улының якты истәлеге күңелләрдә озак сакланыр

Лубян урман-техник көллияте зур югалту кичерде: 21 октябрьдә кинәт кенә җитәкчебез, көллият директоры Мулланур Зәки улы Гобәйдуллинның гомере өзелде. Мулланур Зәки улы 1959 елның 2 октябрендә Лубян авылында туган. Үзенең хезмәт юлын 1979 елда Грахово урманчылыгында урман белгече буларак башлаган. Хәрби бурычын үтәп кайтканнан соң Лубян урман хуҗалыгы техникумында агач...

Лубян урман-техник көллияте зур югалту кичерде: 21 октябрьдә кинәт кенә җитәкчебез, көллият директоры Мулланур Зәки улы Гобәйдуллинның гомере өзелде.

Мулланур Зәки улы 1959 елның 2 октябрендә Лубян авылында туган. Үзенең хезмәт юлын 1979 елда Грахово урманчылыгында урман белгече буларак башлаган. Хәрби бурычын үтәп кайтканнан соң Лубян урман хуҗалыгы техникумында агач әзерләү буенча мастер, урманчы, сәүдә буенча директор урынбасары була. 1999 елдан - җитештерү-сәүдә берләшмәсен һәм "Лубянторг"ны җитәкли, ә 2004 елның 31 гыйнварыннан техникум директоры итеп билгеләнә.

Мулланур Зәки улының барлык гомере - армый-талмый, фидакарь хезмәт итүнең, кешелек бурычына тугры калуның якты үрнәге. Ул энергияле, зирәк, тәҗрибәле оештыручы, коллективны туплап, алда торган бурычларны үтәүгә юнәлткән югары һөнәри һәм шәхси сыйфатларга ия шәхес иде. Ул, һичшиксез, әйдәп баручы иде.

Мулланур Зәки улы урман хуҗалыгында һәм мәгарифтә булган үзгәрешләрне күзәтеп барды. Ул уку йортлары, урманчылыклар белән нәтиҗәле хезмәттәшлек булдырды. Кадрлар әзерләүгә һәм хезмәткәрләрнең квалификацияләрен күтәрүгә зур игътибар бирде. Республикабызның урман хуҗалыгы министрлыгы белән тыгыз элемтәдә эшләде. Республикадагы студентлар отрядлары хәрәкәтен хуплады, көллияттә спортны үстерүгә, студентларның төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә катнашуына зур игътибар бирде. Аның хезмәт чорында аттестацияләү, аккредитация, лицензияләү уңышлы үткәрелде, ике яңа белгечлек ачылды, күп объектлар төзелде, агач эшкәртү цехы һәм беренче санлы тулай торак яңадан торгызылды, бик күп биналар һәм корылмалар ремонтланды, дендробакча булдырылды, ел саен көллиятнең матди-техник базасы яңартылды, көллиятнең генә түгел, авыл территориясе дә төзекләндерелде: буаны реконструкцияләү, урамнарга асфальт түшәү, яңа обелиск, буа янындагы таллар аллеясы һәм башкалар. Моннан тыш, урман фонды төзекләндерелде. Ул яңа традициягә - барлык еллардагы чыгарылыш укучыларының очрашу көнен булдыруга нигез салды. Кызганыч, күпме планнары һәм хыяллары калды...

Мулланур Зәки улы һәрчак тирән фикер йөртә, иң заманча әйберләрне күрә һәм куллануга кертә белде. Ул ачык күңелле, әдәпле, интеллигентлы булуы белән аерылып торды, һәркемгә ярдәмчел, хәлгә керүчән иде. Ул чын җитәкче һәм искиткеч кеше булып истә калды.

Урман хуҗалыгындагы һәм мәгариф эшчәнлегендәге уңышлары өчен Мулланур Зәки улы күп тапкырлар район җитәкчелегенең, Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы министрлыгы, Министрлар Кабинеты, урман хуҗалыгы Федераль агентлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнде, республиканың урман хуҗалыгын үстерүгә керткән зур өлеше өчен "Татарстан Республикасының атказанган урман белгече" исеменә лаек булды.

Үлем бу яхшы кешене арабыздан алып китте, әмма аның турындагы истәлекләр алдында ул көчсез. Мулланур Зәки улының якты истәлеге безнең йөрәкләрдә сакланыр, ә аның хезмәт җимешләре - ел саен укытып чыгарылган белгечләр, биек агачлар, төзелгән объектлар (алар белән ул горурлана һәм сөенә иде) аңа тере һәйкәл булырлар.

Тормыш иптәшенең, улларының, туганнарының авыр кайгыларын чын күңелдән уртаклашабыз.

Лубян урман-техник көллияте коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk