Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Итекләрне көядән, аякларны гөмбәдән саклый

Кышка кергәч, мин ара-тирә итек олтанлыйм.Төрле кеше бар - итекләрен каккаламыйча, чистартмый гына китерүчеләр дә булгалый. Бервакыт өйне көя басты. Дарулар, тәмәке кую да ярдәм итмәде. Эчке тоемлавым белән булгандырмы, бер уртача апельсин кабыгын 300 грамм серкәдә (9 процентлы) бер-ике тәүлек төнәттем.Озак төнәтүнең дә зыяны юк. Әлеге сыеклыкны яртылаш киселгән...

Кышка кергәч, мин ара-тирә итек олтанлыйм.Төрле кеше бар - итекләрен каккаламыйча, чистартмый гына китерүчеләр дә булгалый. Бервакыт өйне көя басты. Дарулар, тәмәке кую да ярдәм итмәде. Эчке тоемлавым белән булгандырмы, бер уртача апельсин кабыгын 300 грамм серкәдә (9 процентлы) бер-ике тәүлек төнәттем.Озак төнәтүнең дә зыяны юк. Әлеге сыеклыкны яртылаш киселгән пластик шешәләргә салып, чүпрәк-мамыкларга сеңдереп, шкаф эчләренә, кием-салым яннарына куйгаладым. Олтан салганчы итек эчләренә дә әлеге сыеклык сеңдерелгән мамыкны салып, бер төнгә полиэтилен капчыкка тыгып бәйләп куям. Шөкер, көяләр дә юкка чыкты, итектән дә начар ис бетте. Гөмбәчекләр белән дә зарарланганым булмады.

Илдар ТИМЕРГАЛИН.

фото: http://www.tvtm.ru/stati/spravochnaja-sistema/page-3

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X