Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Хезмәттәшебез онытылмый

Беребез дә бу илаһи дөньяга мәңгелеккә килмәгән. Әмма якын кешеләрне, дусларны югалту бик авыр. Мәрхүмнәрне белгән кешеләр исән булганда, алар да онытылмый, хәтер түрендә яшәүләрен дәвам итәләр. Район Советының гомуми бүлегендә эшләп, ялга чыкканнан соң да, яраткан эшен, коллективны калдырасы килмичә, хуҗалык эшләре буенча белгеч булып калган Миндрахман абый Гарифуллинның...

Беребез дә бу илаһи дөньяга мәңгелеккә килмәгән. Әмма якын кешеләрне, дусларны югалту бик авыр. Мәрхүмнәрне белгән кешеләр исән булганда, алар да онытылмый, хәтер түрендә яшәүләрен дәвам итәләр.

Район Советының гомуми бүлегендә эшләп, ялга чыкканнан соң да, яраткан эшен, коллективны калдырасы килмичә, хуҗалык эшләре буенча белгеч булып калган Миндрахман абый Гарифуллинның да якты истәлеге күңелләрдә саклана. Олы йөрәкле, киң күңелле, башкалар турында бер начар сүз дә әйтми торган, эшен зур төгәллек белән, үзвакытында башкаручы кеше, ышанычлы дус иде ул. Район җитәкчелеге дә аның хезмәтен яхшы бәяләде: син кирәк әле безгә дип, пенсиягә чыккач та, ялга китмәвен үтенделәр. Миндрахман абый тормышны, гаиләсен, хатыны Марзияны яратып яшәде. Аның турында уйлаганда, Әлмәндәр карт образы күз алдына килә. Әлеге карт яшенә җитмәсә дә, Кукмараның Әлмәндәре дип әйтәсе килә Миндрахман абыйны. Җаны тыныч, авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын.

Хезмәттәш дуслары.

фото: http://www.indog.ru/forum/showthread.php?t=4718

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk