Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якташыбыз, Татарстан Республикасының Конституцион суды рәисе Фәрхәт Хөснетдинов белән әңгәмә

Агымдагы елга аяк басарга санаулы көннәр калып барганда якташыбыз, Зур Кукмара авылында туып-үскән Фәрхәт Хөснетдинов гаять җаваплы вазыйфага - Татарстан Республикасының Конституцион суды рәисе итеп билгеләнде. Якташыбыз белән элемтәгә чыгып, үзебезне кызыксындырган берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. -Конституция суды рәисе буларак, эшегез нидән гыйбарәт? -Республикабыз дәүләт органнары арасында Конституция суды...

Агымдагы елга аяк басарга санаулы көннәр калып барганда якташыбыз, Зур Кукмара авылында туып-үскән Фәрхәт Хөснетдинов гаять җаваплы вазыйфага - Татарстан Республикасының Конституцион суды рәисе итеп билгеләнде. Якташыбыз белән элемтәгә чыгып, үзебезне кызыксындырган берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

-Конституция суды рәисе буларак, эшегез нидән гыйбарәт?

-Республикабыз дәүләт органнары арасында Конституция суды мөһим урын алып тора. Суд органы буларак, ул конституцион контрольлек вазыйфасын башкара. Төп кануныбыз - Конституция тормышка ашыра торган нормаларның республикабыз территориясендә үтәлүен тәэмин итә.

Конституция суды рәисе буларак, үземдә зур җаваплылык тоям. Суд утырышында каралачак мәсьәләләрне бик җентекләп өйрәнеп, һәр сорауны төрле яссылыкта тикшереп, төгәл җавап табарга тырышам. Утырышта каралачак мәсьәләләр судьялар белән киңәшеп, килештерелеп башкарыла. Әлеге эшне алты судья һәм судның эшен тәэмин итүче аппарат хезмәткәрләре белән бергәләп алып барабыз. Башка дәүләт һәм җәмәгатьчелек органнары белән тыгыз бәйләнештә торабыз.

-Конституцион судта нинди эшләр карала?

-Судта карала торган эшләрнең динамикасына күз салсак, аларның саны арта баруы күзәтелә. Узган ел судыбызга 235 кешенең мөрәҗәгате теркәлгән. Татарстанның төрле шәһәрләреннән, районнарыннан, хәтта Россиянең бүтән өлкәләреннән дә мөрәҗәгатьләр бар. Кабул ителгән мөрәҗәгатьләргә күз салсак, 76 проценты Казаннан, ә Кукмара районыннан мөрәҗәгать итүчеләр булмады.

Конституцион судта төрле эшләр карала. Гражданнарның социаль хокукларын яклауга кагылышлы сораулар зур урын алып тора. Кануннарыбыз камил булса да, урыннарда, бигрәк тә муниципаль берәмлекләрдә аны бозу очраклары күзәтелә, гражданнарыбызның хокуклары чикләнә. Соңгы утырышларыбызның берсендә, мәсәлән, Әлмәт муниципаль районында берничә норматив актның Конституция белән тәңгәл килмәве ачыкланды, тикшереп, алар гамәлдән чыгарылды.

-Үзегезнең Конституцион суд рәисе вазыйфасына тәкъдим ителүегезне ничек кабул иттегез? Сезнең кандидатураны кем тәкъдим итте?

-Канун буенча Конституцион судының рәисен Президентыбыз тәкъдиме белән Дәүләт Советы билгели. Президентыбыз Рөстәм Нургалиевичка зур рәхмәтлемен - шундый җаваплы эшне ышанып тапшырды.

Бу тәкъдимне ишеткәч, уйландым, чөнки бик җаваплы эш урыны, шулай ук шатландым да, юрист буларак күптәнге хыялым иде.

-Сезгә Кукмара якынракмы, Казанмы?

-Бик тирән мәгънәле сорау. Кукмара да, Казан да йөрәгемнең түрендә. Кукмара минем өчен туган ягым, әтиемнең, әниемнең туган ягы. Нигезебез - Кукмарада, туганнарым биредә яши. Яшьлегемнең матур, якты хатирәләре Кукмара белән бәйле.

Казан - минем өчен зур мөмкинлекләр ачкан башкалам. Монда үзем әти булдым, нигеземне булдырдым, иң якын кешеләремне монда таптым. Икесе дә, ата-анага һәм балага карата мәхәббәтне аерып булмаган кебек бертигез якын.

-"Хезмәт даны" газетасы сезнең өчен...

-Туган якның гәҗите - туган йортымнан өзми саклаучы бер җеп. "Хезмәт даны" үзенең кызыклы мәкаләләре, җирле хәбәрләре белән районыбызны бергә туплаган зур көч булып тора. Кайда гына булсам да, гәҗитнең заман белән бергә атлап баруына сөенеп, интернет челтәрендәге хәбәрләре белән гел танышып торам. Хөрмәтле "Хезмәт даны" редакциясе хезмәткәрләре, якташларым, эшегездә уңышлар теләп, сездән кызыклы язмалар көтеп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk