Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якташыбыз Гөлфәния Җәләлова милләт язмышы өчен янып-көеп йөри

Сәхифәбезнең бүгенге кунагы - Адай авылында туып-үскән галимә, бик күп мәкалә һәм фәнни хезмәтләр авторы, милли җанлы ханым Гөлфәния Җәләлова. Без аның белән авыл мәдәният йортында нәкъ менә тарихыбызга багышланган "Өзелмәсен буыннар чылбыры" дигән кичәдә очрашып сөйләштек. -Гөлфәния апа, ничек хәлләрегез? Гомер буе физика өлкәсендә эшләп, тарихка, милли мәсьәләләргә ничек...

Сәхифәбезнең бүгенге кунагы - Адай авылында туып-үскән галимә, бик күп мәкалә һәм фәнни хезмәтләр авторы, милли җанлы ханым Гөлфәния Җәләлова. Без аның белән авыл мәдәният йортында нәкъ менә тарихыбызга багышланган "Өзелмәсен буыннар чылбыры" дигән кичәдә очрашып сөйләштек.

-Гөлфәния апа, ничек хәлләрегез? Гомер буе физика өлкәсендә эшләп, тарихка, милли мәсьәләләргә ничек кереп киттегез?

-Әйе, бөтен гомеремне физика фәненә багышладым, медицина институтында, мәктәптә эшләдем, әле хәзер дә аннан читләштем дип әйтә алмыйм. Ярдәм сорап килүчеләргә бик теләп булышам. Милләтпәрвәрлек хисе дә кинәт кенә барлыкка килмәде, яшь чактан ук татарлыгым белән горурланып яшәдем. Хәзерге вакытта пенсиядә дә булсам да, шәһәр мәгариф комитетында җитәкче вазыйфасын башкарам. Бөтен җаным-тәнем белән милләтебез өчен янып-көеп йөрим. 2001 елда бик зур эш башкардым дип саныйм - Казанда 20нче татар гимназиясен ачтыруга ирештем. Бүген татар иҗтимагый үзәге белән бергә эшлибез. Төннәремне йокламыйча милләт дип йөргән көннәрем.

-Сез яшь чакта нинди идегез? Адай авылы яшьләренең эшеннән сез канәгатьме?

-Авыл уяна: төрле кичәләр үткәрелә, дин йорты, зират, чишмәләр төзекләндерелә. Туганым, "Татарстан" радиосында алып баручы Гөлнара Нурмөхәммәтовага да яшьләрдә милли хисләр уяту өчен ни дә булса эшләргә кирәклеген һәрдаим әйтеп, искәртеп торам. Адай авылы клубы мөдире Фәния Хәбибуллина, Татарстан республикасының атказанган укытучысы Хәлимә Мөхәммәтгалиеваларның авыл өчен куйган хезмәтләре бәяләп бетергесез. Яшьләрдә горурлык хисе, үҗәтлек җитеп бетми дип уйлыйм. Мин яшь чагымнан ук бик максатчан идем. Зур Сәрдек авылына йөреп укыдык, хәзерге кебек юллар юк, яшьләргә генә түгел өлкәннәр өчен дә авыр заманнар иде. Сыйныфташларым арасыннан унынчы сыйныфны авылдан берүзем тәмамладым. Мәктәптә укыганда нинди генә ярышка җибәрсәләр дә сынатмадым. Үз гомеремдә беренче тапкыр винтовка тоткач, 50 мөмкинлектән 45не мишеньга тидердем. Чаңгы ярышында да тәүге тапкыр чаңгыга басып, беренче килдем. Ә авылда югары белем алган икенче кеше мин. Тормышта югалып калмаска, якты киләчәк өчен көрәшергә кирәк.

Ризилә КОРБАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk