Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зур Кукмараның яңа клубында бар да яңача

Зур Кукмара авылы мәдәният йортына белемле, тәҗрибәле, оста оештыручылар Рузилә Зарипова, Әмир Хәләветдинов, Рәшит Бакировлар эшкә алынганнан соң, моңа кадәр мәдәният хезмәткәрләренә кытлык һәм торгынлык чоры кичергән мәдәният учагыбызга җан керде, дисәк тә ялгыш булмас. Авылыбызның "Сәйлән" җыр-бию ансамбле кабат оешып, үз халәтенә кайтты, вокаль ансамбль оешты. Балалар бию, яшьләр...

Зур Кукмара авылы мәдәният йортына белемле, тәҗрибәле, оста оештыручылар Рузилә Зарипова, Әмир Хәләветдинов, Рәшит Бакировлар эшкә алынганнан соң, моңа кадәр мәдәният хезмәткәрләренә кытлык һәм торгынлык чоры кичергән мәдәният учагыбызга җан керде, дисәк тә ялгыш булмас.

Авылыбызның "Сәйлән" җыр-бию ансамбле кабат оешып, үз халәтенә кайтты, вокаль ансамбль оешты. Балалар бию, яшьләр китапханәбездә оештырылган "Оста куллар" түгәрәгенә бик рәхәтләнеп йөриләр. "Сабантуй" гармунчылар ансамбле - авылыбызның горурлыгы.

Соңгы вакытта гына, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, "Җиңү балкышы" исемле концерт-тамаша оештырылды. Халык 300 урынлы тамаша залын тутырып килеп, бик канәгать калды. "Нәүрүз" бәйрәме дә икенче Сабантуй кебек бик эчтәлекле, матур үткәрелде.

Районыбызның беренче мөхтәсибе Данил Насыйбуллин истәлегенә Татарстанның халык артистлары Мирсәет Сөнгатулллин, Рамил Курамшин һәм күренекле дин әһелләре катнашында зур дини бәйрәм оештырылды. 8 Март бәйрәмендә, хатын-кызларыбызны хөрмәтләп, ир-егетләр көче белән концерт куелды. Районыбызның барлык танылган җырчыларын барлап, "Җиңү язы" исемле зур фестиваль-конкурсы да зур әзерлек белән үтте..

Рәхмәт, белдерү-игъланнар да зәвыклы, кешене үзенә җәлеп итеп, гүя мәдәният йортына рәхим итегез диеп чакырып тора.

Фәйзелхак ГАРИФУЛЛИН, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

фото: https://yandex.ru/clck/redir

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk