Зур Кукмараның яңа клубында бар да яңача
Зур Кукмара авылы мәдәният йортына белемле, тәҗрибәле, оста оештыручылар Рузилә Зарипова, Әмир Хәләветдинов, Рәшит Бакировлар эшкә алынганнан соң, моңа кадәр мәдәният хезмәткәрләренә кытлык һәм торгынлык чоры кичергән мәдәният учагыбызга җан керде, дисәк тә ялгыш булмас.
Авылыбызның "Сәйлән" җыр-бию ансамбле кабат оешып, үз халәтенә кайтты, вокаль ансамбль оешты. Балалар бию, яшьләр...