Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Венера Хәлиуллина - Кукмарада икенче булып руль артына утырган хатын-кыз

Юлларда машиналарның исәбе-хисабы юк. Хәзер күп хатын-кыз машинада җилдерсә, кайчандыр районыбызда гүзәл затлардан тимер атны иярләүчеләр бармак белән генә санарлык булган. Шуларның берсе - Зур Сәрдек авылы кызы Гүзәл Мотыйгуллина. Ә язмам герое Венера Хәлиуллина - бистәбездә руль артына утырган икенче хатын-кыз шофер. Әле бит сез аның беренче иярләгән машинасын...

Юлларда машиналарның исәбе-хисабы юк. Хәзер күп хатын-кыз машинада җилдерсә, кайчандыр районыбызда гүзәл затлардан тимер атны иярләүчеләр бармак белән генә санарлык булган. Шуларның берсе - Зур Сәрдек авылы кызы Гүзәл Мотыйгуллина. Ә язмам герое Венера Хәлиуллина - бистәбездә руль артына утырган икенче хатын-кыз шофер. Әле бит сез аның беренче иярләгән машинасын гына әйтегез - ГАЗ-52, бераз соңрак ГАЗ-53! Яңа мәктәп бетергән япь-яшь кызның шундый зур машиналарны иярләвен күз алдына да китерү кыен.

Венера апа тумышы белән Саба районы Югары Симет авылыннан. Үзе әйтмешли, безнең якларга төпләнергә аны тормыш мәҗбүр итә. Тора-бара Кукмара аның туган төбәгенә әверелә. Машина йөртә башлагач, районыбызның ул күрмәгән почмаклары, иңләмәгән басу-кырлары калмый.

Ир-атларга ятышлы һөнәр сайлавының да сәбәбе гади: язмыш биргән сынауларны үз җилкәсендә күтәрергә алына, күп авырлыклар күргән әнисенең дә тормышын җиңеләйтәсе килү теләге зур була. Нинди генә эшкә тотынсалар да, техника сорап ялынулар да туйдыра.
-Мин машина йөртү таныклыгы алгач, әни артык шатлыгын да, кайгыруын да сиздермәде. Бары тик еллар үткәч, күршеләр генә: "Синең ирләр коллективында эшләвеңә бик борчылды әниең", - диделәр. Бу һөнәрне ташлап, хатын-кызларга ятышлыракны сайларга уйлагач, киресенчә, эшлә, кеше булдыра алмады дип уйлар, - диде. Шулай итеп, "Сельхозтехника"да, аннары "Агрохимсервис" оешмаларында хезмәт куйдым. Иртән чыгып китеп, төнлә кайткан вакытлар да булды, ә урып-җыю вакытында йокы турында бөтенләй онытып торырга туры килә иде. Читтән торып автомеханик белгечлеге дә алдым. Техника ватылса, аны карый, төзәтә дә белергә кирәк, - диде 40 ел машина йөртү тәҗрибәсе булган шофер.

Чәчү, урак өсте белән бәйле истәлекләр авыл кешесенең һәркайсында җитәрлек. Язын зур-зур машиналар басу-кырларга ашлык чыгара, алар үтеп киткән тузанлы юлны чыркылдашып чыпчыклар сырып ала. Ә кечкенә малай-шалайлар шул машиналарга утырып йөрү бәхетенә дә ирешсәләр... моннан да зур горурлык булмагандыр, мөгаен. Венера апа да башка балалардан әллә ни аерылмаган, балачагында ашлык төягән йөк машиналарында күп йөргән. Үзе руль артына утыргач та, комбайннардан ашлык ташу иң яраткан эшенә әйләнгән. Олау-олау зур байлыкны алып кайткан мизгелләрнең сөенечен әйтеп бетерә алмый. Заманында кырга орлык чыгару, ашлык ташу буенча да беренчелекне бирми ул. Көчле затлар белән эшләүнең дә әллә ни авырлыгын тоймый. Алардан калышмыйча хезмәт куярга, кыенлыкларга бирешмәскә, көчле холыклы булырга кирәк, ди ул.

Машина йөртү буенча Республика, Рәсәй күләмендә үткән ярышларда катнашып, хатын-кызлар арасында беренче урыннарны ала. Әлеге истәлекләре белән дә теләп уртаклашты Венера апа:

-Бәйгедә нормативларны йөк машинасында тапшырасы иде. Тәҗрибәм булгач, бер авырлыгын да тоймадым. Җиңел автомобиль йөртеп өйрәнгән көндәшләргә бик авырга туры килде, инструкторларның аларга булышканын күреп: "Бу ярышмы, әллә машина йөртергә өйрәтү дәресләреме?" - дидем.

Венера Хәлиуллина, гомумән, тормыш мәҗбүр итмәсә, хатын-кызларга руль артына утырырга кирәк түгел ди. Бигрәк тә пенсия яшенә җитеп, машина йөртергә алынучы мөхтәрәм затларыбызны аңламый ул. Чөнки юлларда бик игътибарлы булырга кирәк, шоферлардан җитезлек, тиз реакция таләп ителә, нинди генә очрак булса да югалып калмаска кирәк.

40 ел стажы булган шофердан ЮХИДИ хезмәткәрләре туктатканы юкмы, дип тә кызыксындым. Андый очрашулар булса да, тизлек яратуы сәбәпле икән.

Бүгенге көндә Венера Хәлиуллина лаеклы ялда. Әмма һаман да шәхси автомобилендә җилдерүен дәвам итә. Гомумән, машина мине ашатты, эчертте, йортлы итте, әле хәзер дә бернинди тоткарлыксыз барасы килгән җиремә барам, кайтасы җиремнән кайтам, ди ул.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk