14 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Социаль хезмәтләр яңача күрсәтеләчәк
Киләсе елның 1 гыйнварыннан "Россия Федерациясендә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтүнең нигезләре турында"гы 442нче санлы Федераль закон гамәлгә керәчәк. Халыкның социаль яклауга мохтаҗ категориясен нинди үзгәрешләр көтә соң? Нинди яңалыклар бар? Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының район бүлеге начальнигы Светлана Җамалиева шушы һәм башка сорауларга җавап бирә. -Светлана Валентиновна, нәрсә...
-
Су белән бергә акча да ага
-Мин Садовая һәм Һади Такташ урамнары чатында яшим. Каршыдагы колонкадан җәй буе су агып ятты һәм әлегәчә минем өем ягына агуын дәвам итә. Бер-ике тапкыр килеп, рәтләп тә карадылар, әмма эшләре барып чыкмады. Зарлануым түгел, өемә су кергән минем, бу колонканың суы кышын катып, башкалар сусыз калыр, дип борчылам. Гүзәлия...
-
Венера Хәлиуллина - Кукмарада икенче булып руль артына утырган хатын-кыз
Юлларда машиналарның исәбе-хисабы юк. Хәзер күп хатын-кыз машинада җилдерсә, кайчандыр районыбызда гүзәл затлардан тимер атны иярләүчеләр бармак белән генә санарлык булган. Шуларның берсе - Зур Сәрдек авылы кызы Гүзәл Мотыйгуллина. Ә язмам герое Венера Хәлиуллина - бистәбездә руль артына утырган икенче хатын-кыз шофер. Әле бит сез аның беренче иярләгән машинасын...
-
Баскычка су ага
Элеватор янындагы 54 йортка керә торган баскычка түбәдән кар, яңгыр сулары ага, салкын һавада ул бозланып ката. Егылучылар да булып тора, аеруча балалар егыла. Баскыч өстенә түбә ясап куясы иде. Әлеге йортта яшәүче Бу сорауга "Ремстройсервис" оешмасының баш инженеры Илдар Зәйнетдинов җавап бирде: -Баскыч өстенә түбә капремонт вакытында гына эшләнелә....
-
Татарстанның атказанган юристы Мәгънәви Гәрәев тумышы белән Кукмара төбәгеннән
Бу көннәрдә үзенең 55 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтүче Татарстанның атказанган юристы, юридик фәннәр кандидаты Мәгънәви әфәнде Гәрәев тумышы белән Кукмара төбәгеннән. ...Заманында Тәкәнеш районына кергән Яңа Чәбия авылында әлеге төбәкнең мактаулы кешеләреннән саналган Тимерша Гәрәй улы һәм Мәгъфүрә Габдрахман кызы гаиләсендә өченче бала булып дөньяга аваз сала Мәгънәви. Исеме...
-
Концертның ямен җибәрмик
Көзнең дә соңгы аена кердек. Йорт яны, бакча тирәсендә дә эшләр бераз кимеде. Хәзер рәхәтләнеп ял итәргә, Мәдәният йортына концертларга йөрергә була. Бик еш барам, дип әйтә алмыйм, әмма күңелемә ошаган артистның концертын карыйсы килә. Бәяләре дә очсыз димәс идем - 300 сум. Шундый акчалар түләп кергән тамашаның да ямен...
-
“Шәфкать” балалары фермер хуҗалыгына кунакка барды
"Шәфкать" тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр Зур Кукмара авылында Рәфкать Хәнәфиев крестьян фермер хуҗалыгында кунакта булдылар. Рәфкать Хәнәфиев балаларга атларның кышкы абзарын күрсәтте. Алар биредә төрле яшьтәге, токымдагы, төрле төстәге атларны күрделәр. Атлар арасында ел саен Сабантуйларда катнаша торган юртак та бар иде. Бер айгырны холкы котырынкы булу сәбәпле, бәйләүдә тоталар икән....
-
Тренер Марс Бәдретдинов самбо буенча Дөнья чемпионатында өченче урынны алды
"Зилант" спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Марс Бәдретдинов Грециядә үткән ветераннар арасында самбо буенча Дөнья чемпионатында 62 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында өченче урынны яулады. Бик күпләрне спорт дөньясына тарткан әлеге тренерны зур уңышы белән котлыйбыз.