Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Шәфкать” балалары фермер хуҗалыгына кунакка барды

"Шәфкать" тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр Зур Кукмара авылында Рәфкать Хәнәфиев крестьян фермер хуҗалыгында кунакта булдылар. Рәфкать Хәнәфиев балаларга атларның кышкы абзарын күрсәтте. Алар биредә төрле яшьтәге, токымдагы, төрле төстәге атларны күрделәр. Атлар арасында ел саен Сабантуйларда катнаша торган юртак та бар иде. Бер айгырны холкы котырынкы булу сәбәпле, бәйләүдә тоталар икән....

"Шәфкать" тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр Зур Кукмара авылында Рәфкать Хәнәфиев крестьян фермер хуҗалыгында кунакта булдылар. Рәфкать Хәнәфиев балаларга атларның кышкы абзарын күрсәтте. Алар биредә төрле яшьтәге, токымдагы, төрле төстәге атларны күрделәр. Атлар арасында ел саен Сабантуйларда катнаша торган юртак та бар иде. Бер айгырны холкы котырынкы булу сәбәпле, бәйләүдә тоталар икән. Әйләндереп алган утарда бер төркем атлар саф һавада йөриләр. Аксыл-көрән төстәге бер бия читтәрәк йөри иде, башка атлар аны кыерсыталар, ашарга ирек бирмиләр, дип аңлатты фермер. Барлык атлар да кызлар, малайлар янына йөгерешеп килделәр. Фермер тракторда терлекләргә азык бирү тәртибен күрсәтте.

Экскурсия моның белән генә тәмамланмады. Хуҗа кунакларны өенә табын артына дәште. Балаларга истәлеккә сувенирлар да өләште. Бу көн алар өчен чын бәйрәмгә әверелде, рәхәтләнеп ял итеп, күңел ачып кайттылар.

Алия САФИУЛЛИНА

фото: http://www.equestrian.ru/clubs/773?p=1?subsection=photos

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X