Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Социаль хезмәтләр яңача күрсәтеләчәк

Киләсе елның 1 гыйнварыннан "Россия Федерациясендә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтүнең нигезләре турында"гы 442нче санлы Федераль закон гамәлгә керәчәк. Халыкның социаль яклауга мохтаҗ категориясен нинди үзгәрешләр көтә соң? Нинди яңалыклар бар? Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының район бүлеге начальнигы Светлана Җамалиева шушы һәм башка сорауларга җавап бирә. -Светлана Валентиновна, нәрсә...

Киләсе елның 1 гыйнварыннан "Россия Федерациясендә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтүнең нигезләре турында"гы 442нче санлы Федераль закон гамәлгә керәчәк. Халыкның социаль яклауга мохтаҗ категориясен нинди үзгәрешләр көтә соң? Нинди яңалыклар бар? Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының район бүлеге начальнигы Светлана Җамалиева шушы һәм башка сорауларга җавап бирә.

-Светлана Валентиновна, нәрсә уңаеннан яңа закон кабул ителде, әллә элеккеге закон әһәмиятлелеген югалттымы?

-Без бүген үз эшебездә куллана торган "Россия Федерациясендә халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең нигезләре турында"гы 195нче санлы Федераль закон 1995 елда кабул ителгән иде. Ул чакта социаль хезмәт күрсәтүгә федераль үзәк һәм төбәкләр җавап бирде. 2005 елның 1 гыйнварыннан социаль хезмәт күрсәтү буенча вәкаләтләр субъектларга бирелде һәм һәркайсы үз мөмкинлекләреннән чыгып эшли башлады. Яңа законны бик мөһим һәм вакытлы дип исәплим. Ул көн сулышына тулысынча җавап бирә, социаль хезмәт күрсәтүнең халык өчен үтемлелеген арттыра, аларны күрсәтүче оешмаларның җаваплылыкларын конкретлаштыра. Анда шулай ук элекке еллар тәҗрибәләре исәпкә алынган. Әлеге документның максаты - бөтен Россия территориясендә халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең бердәм нормаларын кертү.

-Халыкка әлеге документның иң мөһим терминнарын аңлатып узсагыз иде.

-Мәсәлән, "авыр тормыш хәлендәге гражданин" билгеләмәсе "социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ гражданин"га алыштырылган. Социаль хезмәт күрсәтүнең яңа принцибы - гадәти, уңайлы мохиттә булуга ирешү. Социаль хезмәт күрсәтү төрләренә килгәндә, алар социаль-көнкүреш, социаль-медицина, социаль-психологик, социаль-педагогик, социаль-хокукый, тормыш эшчәнлекләре чикләнгән потенциаль затның коммуникативлыгын күтәрү максатыннан хезмәтләр, дип аталачаклар. Эшкә урнаштыруда ярдәм итү һәм хезмәт адаптациясе белән бәйләнешле проблемаларны чишү белән бәйле социаль-эш хезмәтләре махсус аерып күрсәтелгәннәр.

-"Авыр хезмәт ситуациясе" билгеләмәсе нәрсәне күз алдында тота?

-Бик озак база билгеләмәсе булып исәпләнгән "авыр тормыш ситуациясе" термины конкретлаштырылып бетерелмәгән иде. Яңа законда аның урынына гражданинның социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ икәнен күрсәтүче шартлар төгәл күрсәтелгән. Алар - 15нче маддәдә. 2015 елның 1 гыйнварыннан авырудан, җәрәхәттән, яше буенча яки инвалидлык белән тулысынча я өлешчә үз-үзенә хезмәт күрсәтү мөмкинлегеннән мәхрүм булган һәркем; карауга мохтаҗ бер яки берничә инвалиды булган гаиләләр (балачактан инвалидлар да керә) ярдәм алачак. Бу исемлектә - социаль яктан авыр яраклашкан баласы булган гаиләләр, эшләре, яшәргә акчалары булмаган кешеләр. Хатын-кызларга һәм балаларга карата көч куллану очраклары һәм агрессия хөкем сөргән гаиләләргә дә социаль хезмәткәрләр ярдәмгә киләчәк. Наркоманнар, эчкечеләр, игроманнар булган гаиләләр дә игътибардан читтә калмаячак.

-Ә кемнәр социаль хезмәтләрне бушлай алачак?

-Балигъ булмаган балаларга, гадәттән тыш хәлләрдән һәм халыкара хәрби конфликтлардан зыян күргән кешеләргә, җан башына уртача керемнәре яшәү минимумыннан бер ярым тапкыр кимрәк булган гражданнарга бушка ярдәм күрсәтеләчәк. Моңа кайбер социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендәге стационар хезмәтләр керми.

-Яңа законның 22нче маддәсендә "социаль озата бару" турында сүз бара. Бу термин нәрсәне күз алдында тота?

-Социаль озата бару социаль хезмәтләргә кермәгән медицина, психологик, педагоглык, юридик, социаль ярдәмнәр күрсәткәндә булышлык итүне күз алдында тота. Аның нигезендә - андый ярдәм күрсәтүче оешмаларның ведомствоара хезмәттәшлеге. Социаль озата бару чаралары социаль хезмәт күрсәтүнең шәхси программасында мәҗбүри төстә чагылдырылуын да әйтергә кирәк.

Гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү шәхси программа нигезендә гамәлгә ашырылачак. Аны яшәү урынындагы социаль яклау бүлегендә төзиячәкләр. Документ өч ел дәвамында гамәлдә булачак.

-Социаль хезмәт күрсәтүгә шәхси оешмаларны да җәлеп итүгә сез ничек карыйсыз?

-2015 елда Хөкүмәт социаль стандартлар һәм аларны финанслауны үз өстендә калдыра. Социаль хезмәткә заказлар конкурслар нигезендә бүленәчәк. Аны тәкъдим итүчеләр арасында коммерция, шул ук вакытта коммерция булмаган оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр булырга мөмкин.

-Теләгән һәркем әлеге базарга килә аламы?

-Социаль хезмәт күрсәтү тармагында дәүләт күзәтчелеген беркем дә бетерә алмый. Яңа этапта исә аңа яңа - җәмгыять күзәтчелеге дә өстәлә. Аны кулланучыларның хокукларын яклау буенча Россия Федерациясе кануннары кысаларында җәмәгать оешмалары тормышка ашырачак. Әлеге контрольнең бер формасы булып социаль хезмәт күрсәтүче оешмаларның хезмәт күрсәтү сыйфатына бәйсез бәя кую тора. Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының рәсми сайтында гражданнар хезмәт күрсәтүнең сыйфаты турында үзләренең фикерләрен урнаштыра алачак, кирәкле мәгълүматларны алырдай опция булдырылачак.

-Әгәр кемгәдер социаль хезмәткәрләрнең ярдәме кичекмәстән кирәк булган, әмма ниндидер документлар тутырырга вакыт булмаган очрак булганда нишләргә?

-Законда ашыгыч социаль хезмәт күрсәтү төрләре бар. Алар ниндидер шәхси программа һәм килешүләр төземичә күрсәтеләчәк. Бу кичектергесез социаль ярдәм мохтаҗларга ашыгыч төстә кирәк булганда башкарылачак. Бу очракта сүз, мәсәлән, бушлай туклану, кием-салым һәм иң кирәкле әйберләр белән тәэмин итү, юридик һәм психологик ярдәм алу турында бара.

-Теләсә нинди үзгәрешләр халыкта борчылу тудыра, янәсе, зыянга булмасмы? Сезнең эштә нәрсә булса да төптән үзгәрдеме?

-Безнең социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе үз эшчәнлеген штат режимында башкаруны дәвам итә. Яңалыкларга карап берни дә үзгәрмәячәк. Закондагы үзгәрешләргә бәйле рәвештә үзгәртү нигезләмәләре каралган. Аларның асылы 2014 елның 31 декабренә кадәрге хезмәт күрсәтүгә караганда яхшырак булуны күздә тота. Закон көченә кергән вакытта кайбер аңлашылмаучанлыклар булырга мөмкин, билгеле. Тик алар социаль хезмәт күрсәтелүчеләргә авырлык китермәс дип уйлыйм.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Әңгәмәне Гөлгенә ШӘРИПОВА алып барды.

Гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү шәхси программа нигезендә оештырылачак. Аны яшәү урынындагы җирле социаль яклау бүлегендә төзиләр. Ул өч елга исәпләнә.

Социаль хезмәтләр гражданнарга махсус килешү нигезендә күрсәтелә. Ул килешү социаль хезмәт күрсәтүче һәм гражданин, яисә аның законлы вәкиле белән шәхси программа башланган тәүлектә төзелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk