Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ул Мәскәүне саклаган

Моннан җитмеш ел элек Мәскәү шәһәрен немец-фашист илбасарларыннан саклаган кеше ул Исмәгыйль ага Шәрәфиев. Бөек Ватан сугышы тарихында Германия гаскәрләренә иң көчле контрудар ясалып, 1941-42 елларның кышында Бөек Җиңүнең беренче адымнары ясала. Гитлерчыларның СССРны "яшен тизлегендә" басып алу планы тәмам җимерелә. Ул елны көздән үк башланган кырык градуска җиткән зәмһәрир...

Смоленск, Белоруссиянең Юхново, Гомель шәһәрләре яннарында барган авыр сугышларда катнашырга туры килә аңа. Снайперлар, гадәттә, офицерларны күбрәк чүпли торган була. Баш Командующийның Рәхмәт хатлары, Кызыл Йолдыз ордены, күпсанлы медальләре сугышчан юлның җиңел булмавы турында сөйли. 1943 елдан 1946 елның 13 ноябренә кадәр Польшада, Көнчыгыш Пруссиядә бандитларга көрәштә катнашырга туры килә Исмәгыйль агага. Польшада вакытта совет хөкүмәтенең олы җитәкчесе Н.Булганинны саклау бурычын да йөклиләр аңа.
Сугыш беткәч яңадан Кукмара кирпеч заводы, "Ярыш" әртилендә эшли, Зур Сәрдек чибәре Зиннәтулла кызы Финдия белән тормыш корып, ике ул, бер кыз үстерәләр. Улы Наил белән бер йортта Рудник авылында яшиләр ветераннар.
Сугышның башыннан ахырына кадәр ут эчендә йөрсә дә, бер ярасыз кайткан сугышчы! Мәскәү сугышында катнашкан меңәрләгән райондашларыбыздан бүгенгә бары ул гына исән.
Рәсемдә: район хәрби комиссары Р.Гафиев сугыш ветераны Исмәгыйль Шәрәфиевка "Мәскәү өчен сугышка 70 ел" истәлек медале тапшыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk