Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Укытучыларым шатлыгыма сөенделәр, кайгы булса - көенделәр

Укытучы дигән сүзне әйтүгә, һәр кешенең күз алдына үзенең иң яраткан, кадерле укытучылары киләдер, мөгаен. Мин укыган Кукмара 3нче урта мәктәбендә дә укытучы идеалы исеменә лаеклылар бик күп. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлшат Демөхәмәтова үзенең кайгыртучан булуы белән хәтергә кереп калган. Ул үзенең дәресләрен кызыклы, файдалы итеп үткәрә, һәр...

Укытучы дигән сүзне әйтүгә, һәр кешенең күз алдына үзенең иң яраткан, кадерле укытучылары киләдер, мөгаен. Мин укыган Кукмара 3нче урта мәктәбендә дә укытучы идеалы исеменә лаеклылар бик күп.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлшат Демөхәмәтова үзенең кайгыртучан булуы белән хәтергә кереп калган. Ул үзенең дәресләрен кызыклы, файдалы итеп үткәрә, һәр баланың нинди дә булса сәләтен табып, аны үстерергә булыша, якын дус та була ала иде. Укучылар да бик яраталар аны. Минем өчен дә үрнәк булып тора ул.

Гүзәлия Хәсәнова - миндә тарих белән кызыксыну, туган ягыбыз белән горурлану хисләрен тудыручы укытучым. Ул үзенең фәнен бик яхшы белә, шул ук вакытта бар яктан уңган, бик күп төрле сәләтләр иясе дә әле. Укытучымның кайсы сыйфатларын үзеңдә булдырыр идең, дип сорасалар, мин озак уйламыйча, аның юмартлыгын, балаларга карта гаделлеген һәм ярдәмчеллеген билгеләп үтәр идем.

Мәктәп тормышын сыйныф җитәкчем Нурфия Шиһаповадан башка күз алдына китерү дә мөмкин түгел. Ул бездә рус теле һәм әдәбияты дәресләрен алып барды. Аның кызыклы дәресләрен сыйныфтагы һәрбер укучы бик яратып һәм түземсезлек белән көтеп ала иде. Нурфия апа безне һәрчак яхшылыкка, тәртипкә һәм кешелекле булырга өйрәтте. Укытучы һөнәрен сайлавымның да сәбәбе - нәкъ менә аның дәресләре.

Укытучыларым миңа тормыш юлымда да гел үрнәк булып торалар. Бүгенге көндә ирешкән уңышларым, тирән белемем өчен аларга булган рәхмәтемнең чиге юк. Хәкимҗан Халиковның шигырь юлларында язылганча, шатлыгыма сөенүче, кайгым булса - көенүче, көн дә гыйлем өләшеп, белем иленә илтүче укытучылар алар.

Алсу САДЫЙКОВА, КФУның Алабуга филиалы студенты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk