Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтиебез дошманның 17 солдатын юк иткән

Бөек Ватан сугышы илебездә яшәүче бер генә кешене дә читләтеп узмаган, ә безнең гаиләнең аңа турыдан-туры катнашы бар. Иремнең әтисе Габдрахман Каюмов, Арпаяз авылыннан 1942 елның июлендә армиягә алынып, сугышның азагына кадәр фронтта була. Ул тыныч, тыйнак кеше булган, мактанырга яратмаган, шуңа күрә аның сугыш чоры истәлекләре әнкәйнең сөйләве аша...

Бөек Ватан сугышы илебездә яшәүче бер генә кешене дә читләтеп узмаган, ә безнең гаиләнең аңа турыдан-туры катнашы бар. Иремнең әтисе Габдрахман Каюмов, Арпаяз авылыннан 1942 елның июлендә армиягә алынып, сугышның азагына кадәр фронтта була. Ул тыныч, тыйнак кеше булган, мактанырга яратмаган, шуңа күрә аның сугыш чоры истәлекләре әнкәйнең сөйләве аша гына өзек-өзек хатирәләр булып истә калган. Бәлки аның бик иртә, 42 яшендә үк дөнья куюы да сәбәпче булгандыр.

Әткәй Кызыл Йолдыз ордены һәм "Совет Заполярьесы оборонасы өчен" медале белән бүләкләнгән. Ордены белән бик горурланып яшәгән, чөнки ул Арпаязда 3 кешедә генә булган

Улыбыз Рушан бабасы турында күбрәк мәгълүмат туплау максаты белән интернет аша эзләнүләр алып барып, "Подвиг народа" сайтын тапты. Бу сайтта сугыш вакытында орден һәм медальләргә лаек булган фронтовиклар турында мәгълүматлар урнаштырылган.

Без әткәйнең фронтта 4 тапкыр яралануын, ә шуның берсенең авыр яра булуын белдек. Батальон командиры полковник С.Россименконың орденга тәкъдим итү турындагы характеристикасын укып, әткәй турында бик күп яңалык тупладык. Ул Смоленск янында немец оборонасын өзүдә, Вязьма, Ельня шәһәрләрен азат итүдә аяусыз көрәшкән. Беренче урам сугышларын башлап җибәргән. Яраланса да, бирешмәгән. Бары тик командиры кушуы буенча гына ярасын бәйләтергә киткән. Әтиебез бик күп бәрелешләрдә катнашып, дошманның унҗиде солдатын юк иткән.

Җиңүнең 70 еллыгын каршылаган көннәрдә, бу мәгьлүматлар әткәйгә булган хөрмәтебезне тагын да арттырды, аның белән чын күңелдән горурландык.

Нурия КАЮМОВА, Кукмара поселогы

фото: https://yandex.ru/clck/redir

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk