Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Телеңне йотарлык итеп чәкчәк пешерәбез

Чәкчәк әзерләү иң четерекле хезмәттер, мөгаен. Аның уңышлы чыгасына бервакытта да тулаем ышанып бетеп булмый һәм һәрбер хуҗабикәнеке ул үзенчә, кабатланмас була. Кемдер аны токмач кебек кисеп пешерә, икенчеләре исә төшләрен бармак юанлыгында итә. Мин сезгә үзем яратып әзерли торган рецептны тәкъдим итмәкче булам. Чәкчәкнең камыры болай әзерләнә: 5 йомырка,...

Чәкчәк әзерләү иң четерекле хезмәттер, мөгаен. Аның уңышлы чыгасына бервакытта да тулаем ышанып бетеп булмый һәм һәрбер хуҗабикәнеке ул үзенчә, кабатланмас була. Кемдер аны токмач кебек кисеп пешерә, икенчеләре исә төшләрен бармак юанлыгында итә. Мин сезгә үзем яратып әзерли торган рецептны тәкъдим итмәкче булам.

Чәкчәкнең камыры болай әзерләнә: 5 йомырка, бер аш кашыгы чистартылган көнбагыш маена калак очы белән генә чәй содасы һәм тоз салып, күләменнән өч тапкыр артканчы 15-20 минут туглыйсы. Шуңа он салып, йомшак кына камыр басасы. Әзер камырны җәеп, атсыз бармак зурлыгында кисәсе. Төшләрне пешерү өчен ике литр майны аз гына җылытасы, шуңа бер стакан су салып, чәкчәк пешәр дәрәҗәгә җиткерәсе. Майның әзерлеген чеметем генә он салып тикшереп карап була, ул чыжларга тиеш. Чәкчәк төшләрен майда пешерәсе. Башта болгатасы түгел, үзләре өскә калыккач кына әйләндерергә кирәк.

Чәкчәккә ширбәт әзерләү

Өч стакан шикәр комына бер стакан су, ике аш кашыгы бал кушып эретәсе һәм чәкчәк өстенә коясы.

Татар халык ашларының иң тәмлесе, баллысы булган чәкчәгебез әзер, чәйләрегез тәмле булсын!

Рафилә ФӘТТАХОВА, Кукмара

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев