Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ташлама, кызым, балаңны

Кеше үз башыннан кичкәннәрне бер селтәнүдә сызып ташлый алмаган кебек, узган юлына да күз төшермичә яши алмый. Гөлмәрьям әби дә, артына борылып караштырып куйгалый... Ә үтелгән юл шактый сикәлтәле... Тормыш булгач, гел яз, гел аяз булып кына тормый икән шул... Әйе, тормыш кырыс: үз сынауларын өеп кенә тора. Шул сынауларны...

Кеше үз башыннан кичкәннәрне бер селтәнүдә сызып ташлый алмаган кебек, узган юлына да күз төшермичә яши алмый. Гөлмәрьям әби дә, артына борылып караштырып куйгалый... Ә үтелгән юл шактый сикәлтәле... Тормыш булгач, гел яз, гел аяз булып кына тормый икән шул... Әйе, тормыш кырыс: үз сынауларын өеп кенә тора. Шул сынауларны чишә алу, авырлыкларны җиңү - кешенең үзеннән торадыр, күрәсең...

Бала чагы сугыш елларына туры килгән Гөлмәрьям әбинең язмышы бигрәкләр дә авыр булды шул. Әле дә хәтерли: әнисе колхоз эшенә киткәч, бакчаларында үскән гөлҗимеш куаклары арасына кереп качкан песи баласын тотам дип, җан-фәрманга йөгергәндә, күзенә ботак кадалды. Авыртуга түзә алмыйча елап, аңын югалтып күпме яткандыр? Караңгы төшкәч кенә эштән арып-талып кайткан ана, бу хәлне күреп, телсез калды. Иртәгесен, ничек-кирәк алай ат юнәтеп, хастаханәгә алып китте. Ләкин әнисе соңга, бик соңга калган шул. Шушы хәлләрдән соң, әнисе аңа караган саен, үзен гаепле итеп сизә торган иде. "Баланың бармагы гына авыртса да, ананың йөрәге авырта", дип әйтүләре хактыр, мөгаен.

Ярый әле, бәхетенә, икенче күзенә зыян килмәде, яхшы күрде. Мәктәптә укыганда иптәшләреннән калышмады. Язмыш алдында сыгылып төшмәгән, рухы көчле, күңеле саф кызга авылның бер дигән егете - алтын куллы балта остасы Сабир гашыйк булды. Аллаһ теләсә, физик кимчелек кенә бәхеткә киртә була алмый икән лә... Ир-атның күбесе матур кызларга кызыга. Ә чибәр кызларның күбесе ялтыравыклы матур кәгазьле конфет кебек. Матур кәгазьне сүтеп җибәргәч, ул теләмәгән бушлыкны күреп, күпме ир-атның күңеле төшә, тормышы җимерелә. Ә аның Сабиры тышкы гүзәллектән бигрәк, Гөлмәрьямнең эчке дөньясын күрә белгән ир заты булды.

"Мәхәббәт кара икмәк өстенә ягылган бал кебек. Еллар узгач, балы бетә, ә икмәген гомер буе ашыйсың, - дип шаяртып әйткән бит берәү. - Тормыш гел бәйрәмнән генә тора алмый, гел бәйрәмнән генә торган тормыш дөрес тә булмас иде", - дип тә өстәгән.

Әйе, булды, утыз биш еллык гаилә арбасын янәшә тартканда төрлесе булды. Сикәлтәләргә очрап, упкынга очу куркынычы да, гаилә җебенең кылдай тартылып, өзелергә җиткән чаклары да. Бер-берсенә булган мәхәббәт, сабырлык барлык сынауларны да җиңәргә булышты.

Тыныч кына яшәп ятканда, улы кичә күңелсез хәбәр җиткерде. Гөлмәрьям әбинең яраткан оныгы Алинәнең бала табуы, аны дәваханәдә калдырып чыгачагы турында телефоннан кыенсынып кына хәбәр итте ул. Аларны да аңлап була: бер бүлмәле фатирда дүртәү яшиләр. Ул кечкенә генә бүлмәдә бала караваты куярлык та урын юк. Гөлмәрьям әби килененә баланың газизлеге турында җайлап кына аңлатмакчы булган иде дә, кая ул, килене кырт кисте:

-Үзе абынган икән, үзе күтәрсен. Баласын балалар йортына бирер, хәзер дәүләт ятимнәрне менә дигән итеп карый. Укуын уйласын, күпме хак түләп укыттык. Шулхәтле акчаны хәзер суга салабызмыни?

Шушы сөйләшүдән соң, Гөлмәрьям карчык ике төн йокламыйча, уйланып чыкты. Күрәсең, язмыш картаймыш көнендә тагы бер кат сынарга уйлады, ахрысы.

Язма белән тулырак газетада таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев